Календарно — тематическое планирование по родной ( татарской ) литературе , 5 класс



Аңлатма язуыБарысы 70 сәгать, атнага 2 сәгать
Бәйләнешле сөйләм үстерү - 4 сәгатьДәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан календарь-тематик план Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп “Примерная рабочая программа учебного предмета “Татарская литература” для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1-11 классы)”( Одобрена решением федерального учебно- методического объединения по общему образованию ), (Автор - составители: Д.Ф. Загидуллина, Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хасанова) дип исемләнгән программага һәм 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек.
Өстәмә материал:
Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова. Әдәбият дәресләре. 5 сыйныф. Методик. кулланма - Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.
Уку предметы эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре
Әдәбият фәне укытуның кыйммәти юнәлешләре укучыны интеллектуаль яктан үстерергә, дөньяга карашын формалаштырырга, әдәби әсәрләрнең проблематикасын төгәл, дөрес тоемларга ярдәм итә. Гражданлык, гаилә, сәнгать, әдәбият кебек кыйммәтләр системасы һәр дәреснең нигезенә салынган. Бу кыйммәтләр уку программасына кертелгән һәр әсәрдә чагылыш таба.
Тормыш кыйммәтләре- кеше тормышын, гомерен иң зур кыйммәт итеп тану;
Яхшылык кыйммәтләре- кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле, рәхимлеле булу;
Иреклелек кыйммәтләре- кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе булуын тану;
Табигать кыйммәтләре- үзеңнең табигатьнең бер өлеше булуын белү; табигатьне ярату, аның матурлыгын, камиллеген саклау;
Матурлык кыйммәтләре- сәнгатьнең бер төре булган әдәбиятка тарту аша, зәвык тәрбияләү;
Хаклык, дөреслек кыйммәтләре- әдәбиятның төп бурычын үтәп, чын дөреслекне аңлау, тану;
Гаилә кыйммәтләре- кеше үсеше өчен иң мөһим тирәлекне күрү;
Хезмәт һәм иҗат кыйммәтләре- оешканлык, максатчанлык, җаваплылык, мөстәкыйльлек сыйфатлары формалаштыру;
Гражданлык кыйммәтләре- үзеңне җәмгыятьнең, халыкның, илнең, дәүләтнең бер өлеше итеп тану; илнең бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык хисе тою; әдәбият аша ил тарихына, теленә, мәдәниятенә, халкына кызыксыну уяту;
Патриотлык кыйммәтләре- Татарстан дәүләтенә хезмәт итәргә әзер булу;
Кешелеклелек кыйммәтләре- ярдәмләшү, үзара хөрмәт, толерантлык хисләре тәрбияләү;
Аралашу кыйммәтләре- мәдәният үсеше өчен аралашуның мөһимлееген аңлау.
Белем дәрәҗәсенә таләпләр:
әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә карау;
халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү;
эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;
әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;
әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;
әдәби детальләрне таба белү;
сурәтләү чараларын табу;
әдәби төрләр, жанрларны таный һәм аера белү.
Күнекмәләргә таләпләр:
әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;
әсәрдәге каршылыкны, төп фикерне табу;
әсәр геройларына характеристика бирү;
әдәби әсәр буенча план төзү;
әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;
бәйләнешле сөйләм булдыру;
өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү;
шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;
тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
Уку предметын үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;
милли үзаң формалаштыру;
укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;
әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;
кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;
гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;
алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү гамәлләре:
әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау;
дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;
сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру;
үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;
әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.
Коммуникатив гамәлләр:
иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;
нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;
үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;
килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;
төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;
өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;
текст буенча сораулар бирә белү.
Регулятив гамәлләр:
дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;
укыту проблемасын чишү;
план буенча эшли белү;
үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;
үзанализ һәм үзбәя булдыру.
Предмет нәтиҗәләр:
халык авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү, аның матур әдәбият белән уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аера белү;
әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү;
әсәрләрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;
язучыларның тормыш һәм иҗат юлларының мөһим фактларын истә калдыру;
әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоритек белемгә ия булу;
әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;
әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау.
Укучы түбәндәгеләрне үзләштерә :
рецептив (өлешләп, бүлекләп үзләштерү) эшчәнлек:
- халык авыз иҗатын,аның аның жанрларын, үзенчәлекләрен тану;
- әдәби текстны сәнгатьле уку, аны аңлата алу, яттан сөйли белү;
- язучының тормыш юлын, аның төп әсәрләрен истә калдырып сөйли алу;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлый белү;
репродуктив (хәтергә күчереп алып үзләштерү) эшчәнлек:
- әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу;
- төрле мәгълүмат чыганаклары: сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар белән максатчан эшли белү;
иҗади эшчәнлек:
- халык авыз иҗаты әсәрләрен аңлап, сәнгатьле итеп укый белү;
- укыганны, күз алдына китереп, җанлы итеп сөйли белү; рольләргә кереп кабатлап бирә алу;
- шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп, укый белү;
- хикәяләп язылган язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу;
- вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү;
эзләнү эшчәнлеге:
- куелган сорауларга, мөстәкыйль уйланып, җавап бирә алу;
- төрле чыганаклардан файдалана алу - сорауның кайсы өлкәдән, нинди темага бәйле икәнлеген белеп эзләү.
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
Календарь-тематик план
№ Дәрес темасы
Сәг
саны дата
план факт
Халык авыз иҗаты.(4сәг) 1 Кереш. Халык авыз иҗаты халыкларның милли , рухи казанышы. 1 0.09 2 Халык авыз иҗаты һәм татар халык фольклоры 1 06.09 3 Фольклор әсәрләренең узенчәлекләре 1 9.09 4 Халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрдә чагыштыру, метафора, аллегория. 1 13.09 Халык авыз иҗатында кыска жанрлар.(4 сәг) 5 Мәкальләр һәм әйтемнәр.
Мәкальләрнең килеп чыгышы, идея- тематикасы, аларның әһәмияте
1 16.09 6 Табышмаклар
Табышмак жанрының тууы, үсүе, халыкның рухи тормышында әһәмиятле роль уйнавы 1 20.09 7 Мәзәкләр. Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор 1 23.09 8 Мәзәкләр. Мәзәкләрдә кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек 1 27.09 Татар фольклорында лирик һәм лиро-эпик жанрлар:җырлар һәм бәетләр. ( 6 сәг) 9 Җыр.
Халык авыз иҗатында җыр жанры. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләр Халык җырларының килеп чыгышы.
“Кара урман” җырын тыңлау, анализлау
1 30.09 10 Җырларны төркемләү.
Җырларны төркемнәргә бүлү. Озын һәм кыска җырлар. Тарихи һәм лирик җырлар, тормыш- көнкүреш җырлары. Такмаклар. 1 04.10 11 Мөнәҗәтләр. 1 7.10 12 Бәетләр.Аларның барлыкка
килүе, мөстәкыйль жанр булып формалашуы, үсеш үзенчәлекләре.“Сак-Сок”бәете
1 11.10 13 “Сак-Сок” бәетен уку, анализлау. 1
14.10 14 Б.с.ү. Сочинение язу. “Сак-сок” бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең” 1
18.10 15
Класстан тыш уку №1 . Халык җәүһәрләре. Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры» китабына күзәтү. 1
21.10 Татар фольклорында эпик жанрлар: легендалар һәм риваятьләр. (6 сәг) 16 Легендалар һәм риваятьләр турында төшенчә. Аларның килеп чыгышы.
1 25.10 17 Риваятьләр.Легендалар. Аларга хас үзенчәлекләр.
1 28.10 18 “Зөһрә кыз “ легендасын уку һәм анализлау 1 8.11 19 “Шәһәр нигә Казан дип аталган” легендасын уку һәм анализлау 1 11.11 20 Риваять, легендаларның аермалы һәм охшаш яклары. 1 15.11 21
Риваятьләр һәм легендалар уку һәм аларны анализлау. 1 18.11 Татар халык әкиятләре(1-4 сыйыфларда үткәнне кабатлау) (10 сәг) 22.11
22 Әкият турында төшенчә бирү. Әкият төрләре. 1 23 Тылсымлы әкиятләр. “
“Акбүре” әкиятенең I бүлеген уку, анализлау 25.11 24 “Акбүре” әкиятенең 2 бүлеген уку, анализлау 1
29.11 25 “Акбүре”әкиятендә образлар системасы.
Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү 1
26 “Акбүре”әкиятендә образлар системасы. Йомгаклау. 2.12 27 Көнкүреш әкиятләре 1 6.12 28 Хайваннар турында әкиятләр 1 9.11 29 Хайваннар турында әкият сәхнәләштерү 1 13.12 30 Әкият сәхнәләштерү 1 16.12 31 Б. с. ү. Әкият язу 20.12 32 Класстан тыш уку №2.Әкияттә кунакта. Татар халык әкияте “Үги кыз”. 1 23.12 Героик эпос. Дастан жанрының характерлы билгеләре (6 сәг) 33 Героик эпос турында төшенчә. 1 10.01 34 Дастан турында төшенчә 1
13.01 35 Алыплар турында дастаннар 1 17.01 36 Тарихи дастаннар 1 20.01 37 Дастаннар уку һәм аларны анализлау. 1 23.01 38 Әкият геройлары белән дастан геройлары 1 27.01 Татар халык авыз иҗатының башка халыклар фольклорының бердәм һәм аермалы яклары ( 4 сәг) 39 Татар халык авыз иҗатын башка халыклар фольклоры белән чагыштыру 1 31.01 40 Татар әдәбиятының фольклор һәм ислам мифологиясе белән бәйләнеше 1
7.02 41 Ф. Әмирханнын “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясен уку. Яхшылык һәм явызлык. 1
10.02 42 Ф. Әмирханнын “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәяседә персонажлар системасы. 1 14.02 Әдәби әкиятләр (6 сәг)
17.02 43 Әдәби әкиятләр. Аларның халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат ителүе
1 21.02 44 Г.Тукай .“Шүрәле” поэмасын уку.
1 24.02 45 Г.Тукай .“Шүрәле” поэмасын анализлау, автор идеясын һәм мотивын билгеләү
1 28.02 46 Г.Тукай .“Шүрәле” поэмасын татар халык әкияте белән чагыштыру. Троп турында төшенчә бирү.
1
3.03 47 Татар халык әкиятләрен Г.Тукай язган вариантлар белән чагаштыру. ( “Кәҗә белән Сарык” әкияте) 1
7.03 48 Б.с.ү. Сочинение язу. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында)
1
10.03 49 Класстан тыш уку №3. Әдәби әкиятләр. Җ. Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган” 1
12.02 Г.Тукайның романтик шигырьләрендә туган җиргә дан җырлау ( 5 сәг) 14.03 50 .Г. Тукай. “Пар ат” шигырен уку. 1
17.03 51 Г. Тукай. “Пар ат” шигырен анализлау 1
21.03 52 Г. Тукай.“Туган җиремә” шигырен уку.
1
24.03 53 Г. Тукай.“Туган җиремә” шигырен анализлау.
1
4.04 54 Г. Тукайнын “Пар ат”, .“Туган җиремә” шигырләрендә сурәтләү чараларын табу 1
7.04 М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле (4 сәг)
55 Мәсәл турында төшенчә. Мәсәл жанры. Мәсәлдә Аллегорик образлар1 11.04 56 М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлен уку
1 14.04 57 М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлен анализлау
1 18.04 58 М.Гафури “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә образлар
1 21.04 Ш.Галиев. ( 4 сәг) 59 Ш.Галиев. “Һәркем әйтә дөресен” шигырен уку
1 25.04 60 Ш.Галиев. “Һәркем әйтә дөресен” шигырен анализлау
1 28.04 61 Ш.Галиев шигырләрендә юмор.
1 2.05 62 Балалар әдәбияты. Юмор һәм сатира турында төшенчә бирү 1
5.05 Ф.Яруллин ( 4 сәг) 63 Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен уку
1 10.05 64 Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен анализлау
Лирик герой образы. 1 12.05 65 Шигырь, строфа, ритм, рифма, шигырь төзелеше. 1 16.05 66 Б.с.ү. Шигырь язып карау 1 19.05 67 Контроль сочинеие . “Минем туган җирем” 1 23.05 68 Контроль сочинеие . “Минем туган җирем” 1 26.05 69
Класстан тыш уку №4. Вакытлы матбугат басмалары
Балалар өчен чыгарылган газета журналларга күзәтү ясау 1 30.05 70 Кабатлау. Йомгаклау 30.05 Йомгакау контроль эше үткәрү өчен
якынча бәяләү һәм методик материаллар комплекты
Контроль сочинение
Б.с.ү. Сочинение язу. “Минем туган җирем”
Дата: 23.05.15
Максат: укучыларның ел дәвамында алган белемнәрен тикшерү
Предмет: әдәбият теориясе, халык аваз иҗаты, фикерләү дәрәҗәсен тикшерү
Регулятив: күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу
Танып-белү: укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе
Коммуникатив: үз фикерләрен язмача җиткерә белү
Сочинениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.
3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 6 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) җибәрелсә, «3» ле куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.
Татар әдәбиятыннан укучыларның
белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?
Уку күнекмәсен тикшергәндә, укучының ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуына игътибар ителә.Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
Укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карат үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыса, укытучының текст эчтәлегеннә чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирсә - "5"ле.Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыса, укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килми, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар бар, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрә - "4"ле.
Уку тизлеге тиешле нормада түгел, текстны аңлый, әмма сорауларга биргән җавапларда төгәлсезлекләр җибәрсә, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясаса, интонацияне төгәл бирми - "3"ле.Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламый, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап бирә, тиешле тизлектә уку күнекмәләре юк, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачаулый - "2"ле.Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
Сөйләм күнекмәсе ничек бәяләнә?
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи ала, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора белә - "5"ле.Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен "4"ле куела.Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белми, эчтәлекне ачып бетерә алмый, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнаша - "3"ле.Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмый - "2"ле.
Сочинение ничек бәяләнә?
Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын "тудыра".Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:5 нче сыйныфта 0,5-1 битСочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.Сочинениенең эчтәлеге һәм теле түбәндәгечә бәяләнә:Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "5"ле.Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек сизелә; тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган - "4"ле.Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән - "3"ле.Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк - "2"ле.Грамоталылык түбәндәгечәбәяләнә:1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар - "5"ле.2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар - "4"ле.3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар - "3"ле.7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар - "2"ле.
Йомгаклау билгесе ничек куела?
Чирек тәмамлангач, яртыеллык һәм еллык билгеләрне чыгарганда, укытучы иң беренче чиратта укучының әдәби белемен, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен, язма эшләрне һәм телдән җавапларның нәтиҗәләрен исәпкә ала.
5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан календарь-тематик планга аннотация
5 нче сыйныфта "Әдәбият" курсының Календарь-тематик планы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп “Примерная рабочая программа учебного предмета “Татарская литература” для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1-11 классы)”( Одобрена решением федерального учебно- методического объединения по общему образованию ), (Автор - составители: Д.Ф. Загидуллина, Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хасанова) дип исемләнгән программага һәм 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Барысы 70 сәгать, атнага 2 сәгать.
Бәйләнешле сөйләм үстерү - 4 сәгать.
Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать.
Татар балалары өчен әдәбият укытуның төп максаты: балаларда туган телгә, әдәбиятка карата кызыкс“Примерная рабочая программа учебного предмета “Татарская литература” для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1-11 классы)”( Одобрена решением федерального учебно- методического объединения по общему образованию ), (Автор - составители: Д.Ф. Загидуллина, Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хасанова) дип исемләнгән программага ыну уяту, татар әдәбиятының бай тарихы, халык авыз иҗаты, талантлы әдипләре, аларның күркәм әсәрләре белән таныштыру. Әсәрләрне аңларга, эзлекле фикер йөртергә, әсәрләрне матурлык ноктасыннан бәяләп кабул итәргә өйрәтү. Бурычлары:
иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртергә өйрәтү;
әдәбиятның формалашуында һәм үсүендә зур роль уйнаган күренеш - халык авыз иҗаты, аның матур әдәбият белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү;
матур әдәбиятны милли һәм дөньякүләм культураның бер күренеше итеп карау, аның рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, тапшыручы икәнен аңлату;
әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру,әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемнәр бирү;
әдәби әсәрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырга, дөрес, гадел максатлар куярга өйрәтү;
әдәбиятның матурлыгын, хис кичерешләр байлыгынкүрсәтеп, балаларның рухи дөньясын баету;
укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү;
сөйләм культурасы булдыру.
Әдәбият фәне укытуның кыйммәти юнәлешләре укучыны интеллектуаль яктан үстерергә, дөньяга карашын формалаштырырга, әдәби әсәрләрнең проблематикасын төгәл, дөрес тоемларга ярдәм итә. Гражданлык, гаилә, сәнгать, әдәбият кебек кыйммәтләр системасы һәр дәреснең нигезенә салынган. Бу кыйммәтләр уку программасына кертелгән һәр әсәрдә чагылыш таба.
КТП эчтәлеге үтәлешен исәпкә алу
Педсовет протоколы реквезитлары (дата, №) Приказ реквизитлары (дата, №)Үзгәрешләр һәм өстәмәләр

Приложенные файлы


Добавить комментарий