Халыкара туган тел кнен багышланган кич Туган телем-ирк глем


Туган телем-иркә гөлем
(21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә)
Максат: 1. Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата
кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү;
2. Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади
сәләтләрен үстерү;
3. Туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, милли үзаң, милли
горурлык хисләре булдыру;
Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру;
төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша укучыларда ана телләрен
өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү теләге тудыру
Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга
кергәндә, “Туган тел” көе яңгырап тора. Мультимедиа
слайдлары, “Иң татлы тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”,
“Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.
Катнашалар: 1-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “Туган тел” көе яңгырап
тора. Сәхнә түренә “Туган телем – иркә гөлем” дип язылган. Залда “Теле барның - иле
бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары эленгән.
1 нче слайд. Г.Тукай портреты, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”
2 нче слайд. “Иң татлы тел-туган тел” .
Укытучы: Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый.
Халкым теле миңа - хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илне сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне “Туган телем – иркә гөлем” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”, - ди халык, ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз татар телендә Ватаныбызны, горур халкыбызны зурлыйлар, туган телебезгә, үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.

Сәхнәгә кичәне алып баручылар Алсу белән Эльвина чыга.
Эльвина: Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!
Алсу: Исәнмесез, дуслар! Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!
Эльвина : Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, Алсу?
Алсу :Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
3 нче слайд. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.
Эльвина:Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
Алсу:Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.
Эльвина:Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Алсу:Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, туган телебез.
4 нче слайд. Ана белән бала рәсемнәре.
Сәхнәгә 6 нчы cыйныф укучылары чыга
Резеда: И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул...
Әгәр син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып.
Югалмадың,
Югалтмадың безне-
Халык исән калган син барга.
Бу дөньяга күзебезне ачтың,
Хакыбыз юк кабат йомарга.
Әлфәт: Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Энҗе: Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең һәммәсен.
Раил: Туган тел ул ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
Лилия: Туган тел ул тумышыннан
Безгә кирәк булган тел.
Ызгыш-низаг өчен түгел,
Иҗат өчен туган тел.
Рузәл: Туган тел ул бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
5 нче слайд “Иң татлы тел-туган тел”

Эльвина:Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар. Һәрберсенең әнисе сөйгән чакта үз телендә такмаклап сөя, үз телендә җырлый, әкиятләр сөйли. Ата – ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел.
Алсу:Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә, шушы телдә шатлана, куана.
Рәсим:Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Үз телемдә шигырь укыйм.
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, Татарстан,
Мин дә синең газиз балаң.

Раил: Әни кебек газиз күреп,
“Туган тел” дип җан атып.
Яшик әле дөньясында
Туган телне яратып.
И минем җандай кадерле,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыклар теле бүген.
Тик синең ярдәмең белән,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм .
6 нчы слайд “Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел”
7 нче слайд “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”
Эльвина һәм Алсу чиратлашып, Вил Казыйхановның “И родной тел” шигырен укыйлар.

Илүзә: Ата-анаң татар иде юкса,
Бүтән икән синең милләтең.
Тумыштан бит гарип түгел идең,
Кем ташлады болай имгәтеп?
Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,
Яздырдылар нигә телеңнән?
Хәлләреңне беләсеңме үзең,
Канәгатьме шушы көнеңнән?
Рәсим:Кем син хәзер, кайсы милләтнеке? –
Әмма татар түгел инде син!
Үзеңә бер яңа кавем ...
Берүк үрчи генә күрмәсен!
Ләйлә: И укучым! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге –
кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмә син туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җаның салып әйткән сүзен
синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!
(Равил Фәйзуллин“Туган тел турында бер шигырь”)
Лилия: Мин татармын...уйлыйсыздыр:
Исем алыштыру бик җайлы.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
8 нче слайд Г.Тукай портреты
Арча бүләк иткән Тукайлы. (Г.Тукай портретына күрсәтә).
Рузәл: Мин татармын ... безне бүлгәләргә
Үз дигәнчә һәр чор маташты.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
9 нчы слайд Һ. Такташ портреты
Тамбов бүләк иткән Такташлы. (Һ.Такташ портретына күрсәтә).
Энҗе: Мин татармын ... Бернинди көч миннән
Йолкып ала алмас бу уйны.
Мин бит әле, Болгарымнан башка,
10 нчы слайд Г.Кутуй портреты
Пенза бүләк иткән Кутуйлы. .(Г.Кутуй портретына күрсәтә).
Әлфәт: Мин татармын ... Әйе, миңа җиңел түгел,
Бары үзем беләм хәлемне.
Тик мин әле, Болгарымнан башка,
11 нче слайд М.Җәлил портреты
Ырынбур биргән Җәлилле. .(М.Җәлил портретына күрсәтә).
Лилия: Һәммәсен бер кул селтәү белән
Җиңел генә азат булсаммы?
Мин бит әле, тимер “Урал” койган
12 нче слайд Х.Туфан портреты
Себер сыендырган Туфанлы. .(Х.Туфан портретына күрсәтә).
13 нче слайд “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана)
Эльвина: Алтын җыйма, йортлар куйма,
Мираска дип балаңа.
Иң кадерле мирас итеп,
Туган телең бир аңа.
Алсу:Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур бүләк бер генә -
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
14 нче слайд. Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: кояш, әниләр, аяз күк йөзе.
Кичә ахырында зал белән “Туган тел” җыры җырлана

Приложенные файлы


Добавить комментарий