Конспект- сценарий праздника. лифба бйрме. 1 класс


Марс урта мәктәбенең укытучы методисты
Алиакберова Гелшат Камил кызы.
Әлифба бәйрәме.

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп гаилә белән көтеп алынган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни балаларның белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү ул.
Максат: 1. Хәреф танырга, шул хәрефләрдән сүзләр ясап укырга өйрәтүче тәүге
дәреслекне хәтердә саклау.
2. Белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү.
3. Әти-әниләр алдында зур сынаулар үтеп, осталыкны күрсәтү.
4. Ирекле уен эшчәнлегеннән ихтыяр көченә нигезләнгән уку хезмәте
эшчәнлегенә күчү, аңа ияләшү гадәтләнүгә ярдәм итүче дәреслек белән
саубуллашу.
Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Стеналарга “Әлифба, без сине яратабыз”,”Рәхмәт сиңа, Әлифба”.
Кадерле укучылар,әти-әниләр һәм хөрмәтле кунаклар! Сезне әлифба бәйрәме белән котлыйбыз! Катнашалар: әти-әниләр,мәктәп директоры,аның урынбасары,шефлык итүче укучылар һ.б.
Класста Г.Тукайның “ И туган тел” җыры яңгырый класска 1 сыйныф укучылары керә.
Кадерле ата-аналар һәм кунаклар! Бүген зур бәйрәм.1 класс укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелды.Әлифба бәйрәме-кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр, җырлар,ә йтемнәр һәм табышмаклар сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ирешкән уңышларга шатланырга, ярдәмчел булырга өйрәнде.
Бер укучы Әлифба китабын тотып алга чыга һәм “Әлифба” шигырен сөйли.
Әлифба алды әтием миңа.
Бик-бик сөендем
Бүген мин шуңа.
Белдем, әлифба-
Телнең ачкычы.

Белем иленең Тәүге баскычы.
Баскычка басып,
Югары менәм,Фән нигезенең
Серләрен беләм.
Укытучы:Әйе, без Әлифбаны өйрәнүне тәмамладык һәм бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз... Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. Әлифба китабы сезне 39 хәреф белән таныштырды, хәрефләрдән-иҗекләр, иҗекләрдән -сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, хикәяләр укырга, сөйләргә өйрәтте. Илебезнең барлык мәктәпләрендә “Әлифба бәйрәме” үткәрелә. Ул көнне 1 класс укучылары һәм ата –аналар укытучыга үзләре рәхмәт хисләрен белдерәләр.
2 нче укучы. әлифба китабын укырга өйрәткән өчен беренче укытучыбызга һәм әти-әниләребезгә бик зур рәхмәт !
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, кадерле әти -әниләребезгә хөрмәтле кунакларыбызга нәрсәләргә өйрәнүебез турында сөйлик.
Укучылар( барысы бергә).Без укырга, язарга, сөйләргә, табышмаклар, мәкальләр әйтергә, мәсьәләләр чишәргә өйрәндек.
Укытучы: укучылар, сез нинди табышмаклар беләсез. Я, әйтеп карагыз әле.
3 нче укучы .
Кем зирәк, кем тапкыр икән?
Сынап карыйк әйдәгез!
Сез җавапларны табыгыз,
Без табышмак әйтәбез.
Укытучы:
(Тактага кроссворд элә.)

Табышмаклар:
Акылсыз керәсең,
Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)
Сөяге юк, теле юк. (Тел).
Әрекмәндәй зур колак,
Аякары бер колач,
Борыны җиргә тигән
Килгән ул ерак илдән.( Фил).
Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә. (Яфрак).
Йомры йомшак, сары йомгак,
Йөгереп йөри чирәмдә.(Чеби).
Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел –тегелгән,
Кеше түгел сөйли.( Китап).
Шефлык итүче укучылар: Афәрин, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Уйлыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?
Укучылар: Әлифба.
Шеф. укучы: Бик тырыш бик белемле икәнсез. Мин бик шат .
Укытычы : Ни соң ул Әлифба?
Укучы: Менә ул Әлифба! Ул безне хәреф танырга,шул хәрефләрдән сүзләр ясап укырга өйрәтүче тәүге дәреслек.
4 укчы .
Хәрефләр төрле-төрле,
Хәрефләр тере –тере...
Үзләре сөйлән-сөйлән,
Бииләр бәйлән.
Тезелгән әнә бергә
Сүзләргә әйләнергә
Рәхим ит, дустым, әйдә,
Хәрефләр бәйрәменә!
(Укучылар хәрефләрне күрсәтеп, М.Фәйзуллинның хәрефләргә багышланган шигырьләрен сөйлиләр).
Барысы бергә:
Һәммәбезнең үз урыны
Барыбызда кирәкле.
Безне Әлифба китабы
Дус булырга өйрәтте.
“Әлифба”(Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре) җыры башкарыла.
5 укучы:Әлифбада утыз тугыз
Хәрефне дә өйрәндек,
Җырлар итеп җырладык та,
Шигырь итеп сөйләдек,

6 укучы: Хәреф безгә юлны ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
7 укучы: Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син,дустым,дияргә.
8 укучы: Курыкмаска салкыннан,
Яңгыр, яшен, карыннан.
Дус булсагыз, яратсагыз,
Файда тияр барыннан.
9 укучы: Өйрәтте чиста булырга,
Пөхтәлекне сакларга,
Усал, ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга
10 укучы: Әлифбабыз тәмам булды ,
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Ничек сезгә сөйләргә.
11.укучы:Нигә бүген куанмаска,
Без бит инде зур үстек.
Әлифбаны тәмамлап,
“Туган телгә дә күчтек”.
Укытучы: Дөрес, укучылар, сез Әлифбаны өйрәнүне тәмамладыгыз. Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез Әлифбаны әйрәмгә чакырыйк.
Укучылар бергәләп: “Кадерле Әлифба”! Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!”-диләр. (ишектән Әлифба булып киенгән укучы керә.)

Әлифба: исәнмесез минем дусларым һәм хөрмәтле кунакларым!
Барысы бергә: Исәнме,Әлифба!
Әлифба: Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм.

12 нче укучы:Әлифба,син барлык фәннең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
13 нче укучы:Иң якын дусларың
Булдык гел без синең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
14 нче укучы: Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде.
Сүз тезеп укуы
Кызык һәм күңелле.
15 нче укучы:Кызык әкиятне
Укуы рәхәт.
Рәхмәт, Әлифба,
Сиңа зур рәхмәт !
16 нче укучы:Әлифба тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Әлифба синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит зур рәхмәт
Мең рәхмәт!-ияргә.
Укучылар бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба, бик зур рәхмәт!
ӘЛИФБА.
Нәни дусларым, ФәкатьӘлифба-
Рәмәт сезгә дә, Белемгә нигез.
Әлифбаны нык
Үзләштергәнгә. Зур доктормы ул,
Укытучымы,
Белем сараен Яки төзелештә
Керергә ачып, Бер инженермы ,
Сезнең кулларда Космонавтмы ул,
Хәзер бар ачкыч. Әллә галимме,
Һәрбер укучы Агроном,яисә
Бик күп укысын! Гади эшчеме,
Китап иң якын Үтәргә эшнең
Дустыгыз булсын! Кечесен,зурын
Нәни дусларым, Әлифбадан ул
Шуны белегез: Башлаган юлын.
17 нче укучы:
Әлифба,Әлифба, Җыр итеп җырлыйбыз
Китәсең бит инде. Иң соңгы битеңне.
Укучылар “Беренче дәрес “ җырын ( М.Җәлил сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) җырлыйлар
Әлифба:
Кем кайсы хәрефне бигрәк ошатты
Я, әйтеп бирегез
Ачмыйча китапны.
18 нче укучы : А тора Әлифбаның Ансыз әйтеп булмый
Иң мактаулы җирендә “ Ата-ана сүзен дә.

А –алтын ачкыч ул Ал белем,аңлы бул,
Күп сүзне ачарга. Юлыңда һич арма!
19 нчы укучы : А ны бик мактыйсыз “Укы”.-ди ул безгә,
Әллә У ямьсезме? “Уйла”,-ди һәр сүзне.(у хәрефен күрсәтә.)
Әлифба.
Уңган бул,улым,дип У кирәк һәрвакыт
Әйткәнне хәтерлә! Дус сүзен әйтергә.
20 нче укучыЭ белән башлаган Күп сүз эчендә
Сүзләр дә нинди күп. Балкый ул энҗе күк.
21 нче укучы:Э белән Ш не кушып,
Эш белән дус булсаң,
Укыйсың син” эш”не.
Мул бирер җимешне.
22 нче укучы: Т белән Я әйтәләр:
“ Тынычлык яшәсен!”.
23 нче укучы: Ә белән әти дип
Әни дип дәшәсең.
24 нче укучы:Кем әйтә М белән
Нинди сүз башлана!
25 нче укучы: М белән мәктәбем
М белән Мәскәвем-
Сөекле башкалам.
Әлифба.
Инде сез беләсез
Һәр хәреф кирәкле.
Барысы бергә:
Әлифйба, аларны Килмәссең моннан соң,
Безгә син өйрәттең. Әмма син гомергә
Әлифба,китәсең, Күңелдә каласың.
(Кисмә хәрефләрдән ӘЛИФБА сүзен төзәләр.)
Барысы бергә

Укучы:Өйрәттең син безне
Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит,зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
(укучылар бергәләп әйтә).
Рәхмәт, сиңа Әлифбам.
Хәзер без укый Беләбез.

Шеф.укучылар: Нәни дусларым рәхмәт сезгә дә.
әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен
Керергә ачып
Сезнең кулларда
Хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым,
Шуны белегез:
Фәкать әлифба
Белемгә нигез.

Бергәләп:Әлифба ,әлифба ,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Алып баручы :Кадерле, балалар,Мин китәм, хушыгыз!!
Акыллы булыгыз,гел “5”кә укыгыз.
Җыр : Өйрәтәләр мәктәпләрдә.
Шеф .укучы: Китап- киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Укы.дустым, син аны
Китапның син дусты бул.
Бик күп сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул.

Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә дә ертма син.
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син
Барысы бергә
Туган тел, Туган тел өйрәндек күп нәрсә
Боларны беләбез. Әлифба белән без.
Туган тел.
Сез Тукай абыйны Ул язган бер җырны
Беләсез үәммәгез. Ңырлыйбыз әйдәгез.
“ Туган тел” җыры г.Тукай сүзләре.
Туган тел Дусларым,мин сезгә бүләккә китаплар алып килдем.(Математика, Әлифба, Русский язык укучыларга Туган тел китапларын һәм бүләкләрне бирергә булышырлар.)
Ишек шакыган тавыш ишетелә,Хат ташучы телеграмма кертә.
Бер укучы аны кычкырып укый: “Кадерле 1 сыйныф укучылары! Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәбез! Туган тел китабын тырышып укыгыз.Бары тик “4”ле “5” ле билгеләренә генә укуыгызны телибез!
Алып баручы: Безнең бәйрәмебездә катнашкан кадерле әти-әниләргә һәм хөрмәтле кунакларга бик зур рәхмәт!
Ата-аналар комитетының пред. Укучыларга бүләк тапшыра.
Әти-әниләр : Сезнең алда вәгъдә бирәбез
Ялкауланмаска,
Икеле алмаска,
Тырыш булырга,
5 кә укырга.
Соңыннан концерт номерлары.
“Әлифба бәйрәме” сценарие
Укытучының кереш сүзе:
Кадерле балалар, әти-әниләр, кунаклар! Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучыларының мәктәп бусагасын атлап кергән көннәре әле кичә генә булган кебек. Хәзер инде алар укый, яза беләләр. Шулай итеп, әлифба белән хушлашыр вакытлары да җитте. Әлифба һәр кешенең иң беренче китабы, шуңа күрә ул бик кадерле китап булып күңелдә саклана.
( Беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итә) Әлифба бүген ерак-еракларга, сездән кечкенәләрне укырга,язарга өйрәтергә китә, ә үз урынына дусты “Туган тел”не калдыра. Мин сезнең барыгызны да Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм.
Укучылар башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый.
1 укучы: Әлифба бетте,
Ярты ел үтте,
Бар хәрефләрне
Өйрәнеп беттек.
2 укучы: Бу “Ә” хәрефе.
3 укучы: Монысы “н” була.
4 укучы: Ә монысы “и” була. Барысы бергә “Әни” була.
5 укучы: Нинди күңелле хәреф белүе,
Шул хәрефләрдән сүзләр төзүе.
6 укучы: Кызык әкиятне укуы рәхәт.
Рәхмәт, Әлифба, сиңа зур рәхмәт.
“Әлифба” керә:
Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә,
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен керергә ачып
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым, шуны белегез:
Бары Әлифба белемгә нигез.
Зур доктормы ул, укытучымы,
Яки төзелештә бер инженермы,
Космонавтмы ул, әллә галимме,
Агроном яисә гади эшчеме,
Үтәргә эшнең кечесен-зурын
Әлифбадан ул башлаган юлын.
Ә хәзер, дусларым, әйтегез әле
Кайсы хәрефем бигрәк кирәкле?
Укучылар сөйлиләр:
“А” тора әлифбаның
Иң мактаулы җирендә,
Ансыз әйтеп булмый
Ата-ана сүзен дә.
“К” дан башка язып булмый
“Китап” дигән сүзне дә.
Яшәргә өйрәтә китап
Безне дә һәм сезне дә. һ.б.
Укучылар башкаруында “Алфавит” җыры яңгырый.
“5” ле керә:
Исәнмесез, саумысез,
Минем нәни дусларым.
Кемнәр авырлыктан качмый -
Яратам мин шуларны.
Кемнәр тырышып укый,
Дөрес һәм матур яза,
Тәртипле һәм эштә җитез –
Шулар минем дусларым.
Укучылар барысы бергә:
Укыгач укы,
Алгач – “5” ле ал.
Әйдә, “5” ле дус,
Мәңге бездә кал.
“5”ле укучылар арасына кереп баса.
“4” ле керә:
Мин дә “5”ле белән гел янәшә йөрим, һәр эшнең яхшы булуын телим.
Укучылар:
Әйдәгез, “4”ле дус,
Түрдән узыгыз!
Бездән китмәгез!
Бездә торыгыз!
“3”ле керә:
Мин дә “4”ле белән янәшә барам,
Ләкин “2” гә тәгәрәп барам.
Әгәр бар көчем биреп тырышсам
Мин дә “4”легә тиңләшә алам.
Укучылар:
Эзтабар булгач
“3”ле алмыйбыз,
Без синең белән
Килешә алмыйбыз.

“3”ле китә.
“2”ле һәм “1”ле керәләр:
Без нәрсә әйтик сезгә, балалар?
Берни белмибез – авыр безнең хәл.
Укыйсы килми, язасы килми,
Өй эшләрен дә үтисе килми.
Уйнап йөрибез гел эштән качып,
Ә ашаганда кирәк зур кашык.
Укучылар:
Хәзер үк моннан
Чыгып китегез!
“2” ле һәм “1” ле гә
Иптәш түгел без.
Укыганда укыйбыз,
Эшне тырышып эшлибез,
Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Без күңелле яшибез.
Укучылар башкаруында “Әйлән-бәйлән” җыры.
Укучы:
Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде...
Хәтеремдә беренче көн,
Беренче битең синең.
Мәңге онытылмас мәктәп
Һәм укытучым минем.
Әлифба:
Кадерле балалар! Мин китәм, хушыгыз, акыллы булыгыз! Гел “5”кә укыгыз!
Укучылар:
Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш,хуш, Әлифба!
Почтальон керә:
Балалар, сезгә телеграмма бар!
“Эзтабар – дус, син киләчәкнең хуҗасы. Китапны ярат, тырышып укы, хезмәтне сөй, әти-әниеңне, укытучыңны, зурларны тыңла, ихтирам ит. Бәләкәйләргә ярдәмле бул. Туган илеңне, туган мәктәбеңне, туган телеңне ярат!(Туган тел)”
Укучылар:
Рәхмәт,рәхмәт, Туган тел,
Бик сагындык, тизрәк кил!
“Туган тел” керә:
Исәнмесез, шаяннар,
Минем нәни наяннар!
Сез көткәнне белдем мин,
Шуңа күрә килдем мин.
Ерак-ерак илләрдән
Алып килдем сезгә мин
Кызык-кызык әкиятләр,
Төрле-төрле хикәяләр,
Матур-матур шигырьләр,
Күңелле, дәртле җырлар.
Укучылар:
Кызыклы һәм мавыктыргыч
Китапны яратабыз,
Йөрәкләрне дәртләндергән
Җырлар яңгыратабыз.
“Мин үсәм” җыры башкарыла.
Туган тел:
Мин хәзер сезгә үз битләремнән кызык җирләрен укып күрсәтермен.(Иң кызык җирдә туктый) Калганын, дуслар, үзегез укып белерсез, китап укуның нинди күңелле эш икәнен шунда күрерсез.(“Туган тел” җырын башлый, укучылар кушыла)
Әлифба бәйрәме
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә
Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.
Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым
Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.
3 укучы: Әтием дә , әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
ҖЫР: “Хәерле иртә” .
1.Әтәчтән дә иртәрәк 2.Үзем урын җыям мин 3.Мәктәпкә үзем барам
Уяндым мин әлбәттә. Үзем юына алам. Калалар мине мактап.
Хәерле иртә ,әнкәм, Хәерле иртә ,әбкәм. Хәерле иртә апам,
Хәерле иртә , әткәм. Хәерле иртә ,бабам. Хәерле иртә , мәктәп.
БЕРГӘ: Без инде зур үстек,
Мәктәпкә дә килдек.
1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:
1.Исемем минем Ранил 2. Мин Адилә-тырыш кыз мин
Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм.
Сөйләшергә яратам Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.
3.Мин гаиләдә кече малай 4. Русча дөрес,матур сөйлим
Булышам бөтен эштә. Яратам исәпләргә.
Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп
Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.
5. Гаиләдә без алты кеше, 6. Апамнан калышмыйм диеп
Кечкенәсе мин булам Тырышам бар көчемә.
Карлар көрим,утын ярам Тәртипле бул,күпне бел,-дип
Укуда да булдырам. Максат куйдым үземә.

7. Гаиләдә мин бер генә БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?
Яратам күп укырга Без класста җидәү .
Башваткычлар чишәргә Аерылмас дус булып
Чиста,пөхтә язарга. Тату булып үсәбез .
ҖЫР: Дуслык турында.
1 . Дуслар белән күңелле 2. Безнең дуслык нык булсын
Яшәве рәхәт . Мәңгелек булсын .
Дустың булганың өчен Көннәребез гел шулай
Сиңа зур рәхмәт . Шатлыкта узсын .
Кушымта : Син минем якын дустым,
Мин синең дустың .
Яхшы һәрвакыт янда
Булганы өчен .
Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле :
Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .
Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип
Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .
И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре
Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.
И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган
Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .
Б Бәр барабан , уйна быргы , А Әлифба башлана
Бар кешеләр ишетсен . Сузып А авазын .
Б дан башка бәйрәм югын А – ана , а – авыл
Барчасы күреп китсен . А – Ватан , А – Казаным .
БЕРГӘ: ӘЛИФБА .
ҖЫР: БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР.
Уйныйлар биттә нурлар
Әлифба алды куллар.
Мәктәпкә илтә юллар
Без инде хәзер зурлар.
Сүз ясарга өйрәнербез
Хәреф кушып хәрефкә.
Тапкырларбыз , бүләрбез
Төрле санны дәрестә.
Укытучы: Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.
1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән
Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.
Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың син
Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,
Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.
Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре
Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.
5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне
Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.
Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга
Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.
7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга
Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.
Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә
Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .
БЕРГӘ : Әлифба , әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
ҖЫР: ӘЛИФБАМ.
1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың
Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .
Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Алтын ачкычы . Ак юл булып .
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле син туган
Телемнең алтын ачкычы.
Укытучы: Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә ңурналистмы , инңенермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары
Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .
1укучы: Әлифба алгач әтием миңа 2. Бәхетле мин әлифбам
Бик-бик сөенгән идем. Анам телем өйрәндем.
Белдем -Әлифба- телнең ачкычы Үстем инде әлифбам
Белем иленең тәүге баскычы. Тәртипкә дә өйрәндем.
3. Кадерлем әлифбам 5 .Белем сараен ачып керергә
Инде китәсең миннән. Безнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Әлифбам – беренчесе Һәрбер укучы бик күп укысын
Әнием күк кадерлесе. Китап иң якын дустыгыз булсын.
4 . Нәни дусларым шуны белегез
Тик әлифба белемгә нигез.
Зур доктормы ул , укытучымы
Яки төзелештә бер инженермы
Космонавтмы ул , әллә галимме
Агроном , яисә гади эшчеме
Үтәргә эшнең кечесен , зурын
Әлифбадан ул башлаган юлын.
ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ.
1 . Балам диеп туган телдә 2 .Туган телемдә сөйләшеп
Эндәшә миңа әткәм . Яшим мин туган илдә .
Әнием дип әнкәемә Туган ил дигән сүзне дә
Мин туган телемдә дәшәм Әйтәм мин туган телдә .
3 . Иң изге хисләремне КУШЫМТА: Дөньяда иң матур ил
Туган телдә аңлатам . Ул минем туган илем .
Шуңа күрә туган телне Дөньяда иң матур тел
Хөрмәтлим мин , яратам . Ул минем туган телем .
ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ КЕРӘ : Исәнмесез , балалар ! Мин гыйлем иясе .1 нче сыйныф укучыларын Әлифбаны уңышлы тәмамлаулары белән котлыйм . Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Минем сумкамда бүләкләрем , биремнәрем бар . Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата ) Балалар табышмаклар чишәләр .
(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?
-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә
Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .
Т Сезнең өйнең түбәсенә
Карап тордым мин кичә . Т Т – охшаган тырмага
Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .
Т хәрефенә охшап .
У У уйлап укыгыз ди
Урындыкка утырыгыз ди . Е Е- хәрефе еланда
Г Г – күәтле күтәрү краны Е – хәрефе елгада .
Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә
Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .
Бик биеккә тиз генә .
А А – охшаган ул ракетага
Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда
Аны белә һәрбер бала Л – хәрефе , уйлап тап
Алфавитны башлый ич – А Л – бит урман шалашы
Н Н – волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .
Спорт залында да бар ул
Бик тә килә укыйсы
Башта өйрәнәсе бар әле .
БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.
ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ :Әйе , сез хәзер “Туган тел” дәреслеген укырсыз . Бик уңган балалар икәнсез . Менә мин сезгә таныклыклар тапшырам һәм бүләкләр бирәм .Сау булыгыз.Тырышып укыгыз .
Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка “Туган тел” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз. карыйсым килә .
1. Нигә безгә куанмаска Туган тел – иң әйбәт шигырь
Без бит инде зур үстек Туган тел – иң әйбәт җыр
Әлифбаны тәмамлап Туган тел – иң әйбәт китап
Туган телгә күчтек. Туган тел – иң якын тел.
2. Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел,
Тәмле тел дип,телең йотма-
Туган телне онытма
ҖЫР: ТУГАН ТЕЛ.
1. Әткәм - әнкәм сүзе белән 2.Ата- бабамнар үткәнен
Ачылган телем минем Белдем мин синең аша
Син бирдең миңа ышаныч Башка телләрнең эченә
Кичкәндә белем илен. Кердем мин синең аша.
3. Ярдәм иттең белдерергә КУШЫМТА:
Күңелемдә ни барын. Иң газиз татар телем син.
Син-ярдәм иттең аңларга Кадерле туган телем.
Кешеләрнең моң-зарын. Төрле телләр бакчасында
Хуш исле гүзәл гөлем .
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем
Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә
Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез
Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .
(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)
1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл
Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.
Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез
Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.
“5” кә укырга.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
(Бүләкләр тапшыру)

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”



Элифба бэйрэме
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Субаш урта гомуми белем мәктәбе ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ Үткәрде: Антонова Нәфисә Гарифулловна, Субаш урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы 2012 нче ел Убырлы карчык белән Шүрәле керә. Убырлы карчык: - Бүген Субаш мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара! Шүрәле: Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар. Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр) Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр , укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме, Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле, Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме. Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә. Алтын яуган көзге көндә Тыйнак үттек класска. Әлифбаны кулга алдык Әй, сөендек шул чакта. Әтием дә, әнием дә Бу көнне бик көттеләр. Балалардай дулкынланып Мине озата килделәр. ҖЫР: “Хәерле иртә” . 1. Әтәчтән дә иртәрәк Уяндым мин әлбәттә Хәерле иртә, әнкәм, Хәерле иртә, әткәм. 2.Үзем урын җыям мин Үзем юына алам. . Хәерле иртә ,әбкәм. Хәерле иртә ,бабам. 3.Мәктәпкә үзем барам Калалар мине мактап Хәерле иртә апам, Хәерле иртә , мәктәп. 2 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз: (Укучылар һәрберсе үзе турында шигырьләр сөйләп таныштыралар). БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ? Класста унике без . Аерылмас дус булып, Тату булып үсәбез . ҖЫР Дуслык турында җыр. 3. Бүген бездә зур бәйрәм, Һәммәбез дә шат безнең. Соңгы битен укыдык Кичә Әлифбабызның! 4. Без бит хәзер һәммәбез дә Укый-яза беләбез. Моның өчен Әлифбага Бик зур рәхмәт, диябез! 5. Әлифбам өйрәтте Хәрефләр танырга, Тукталып тормыйча, Гел алга барырга. 6. Хәрефләр диңгезе Чайкалды каршымда. Хәрефләр бер төсле Тоелды барысы да. 7. Аларны танырга Әлифбам булышты. Шәп укый алырлар, Диеп ул тырышты. 8. Һәр көн бер авазның Исемен белдек без. Сузыкка, тартыкка Аларны бүлдек без. 9. Сузыкны җырладык Туган тел көенә. Ә тартык сузылмый, Җырламый һич кенә. Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле. Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит! Әлифба: Исәнмесез, дусларым. Балалар: Исәнме, Әлифба! Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. Укытучы:Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм. Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама. Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар. 10. Ә Әтәчем иртән тора, Һава ярып кычкыра. Ашыгырга куша ул Мәктәп – белем иленә. 11. Л Күзләремнән яшьләр чыкты , Капкан идем лимонны . Сары булгач , бик тәмле дип Белгән идем мин аны . 12. И И хәрефе ипидә бар, Бар ул ил һәм иректә. И хәрефе икелегә Укымаска өйрәтә. 13. Ф Ябалакның зур күзләре . Ялтырый караңгыда. Ф хәрефенә бик охшаган . Туп – туры караганда. 14. Б Бәр барабан , уйна быргы, Бар кешеләр ишетсен. Б дан башка бәйрәм югын Барчасы күреп китсен. 15. А А хәрефе – алмада, А хәрефе – агачта. А хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта. БЕРГӘ: ӘЛИФБА . ҖЫР: ӘЛИФБАМ. 1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып . Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче Алтын ачкычы . Ак юл булып . Укырга да өйрәттең, Язарга да өйрәттең. Син кадерле син туган Телемнең алтын ачкычы. Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз. Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы? Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны! 1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала? Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар! Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар! Балалар: Алфавит. 2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала? Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый. Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә? Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар. Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән! Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле. Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез. Укытучы: Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик. Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле. 1 укучы: Хәрефләр төрле-төрле Хәрефләр тере-тере... Үзләре сәйлән-сәйлән, Бииләр әйлән-бәйлән Тезелгән әнә бергә, Сүзләргә әйләнергә. Рәхим ит, дустым, әйдә, хәрефләр бәйрәменә. 2 укучы: Хәрефләр серле-серле, Хәрефләр тылсым-тылсым, Тылсымлы бу хәрефләр Һәрвакыт юлдаш булсын. 3 укучы: Хәзер инде без, дуслар, Тылсымчылар үзебез. Рәхәтләнеп укыйбыз Китапның һәрбер сүзен. 1.Тышта ап-ак кар яуганда Без җыелдык бәйрәмгә Безнең шатлык эчкә сыймый Сезгә ничек сөйләргә? 2. 39 хәреф белән Таныштык без дәрестә. Олы ярдәмче булдың син, Рәхмәт инде, Әлифба! 3. Сәнгатьле итеп сөйләргә, Аңлаешлы укырга, Табышмаклар чишәргә Өйрәттең син, Әлифба. 4. Кызларны ул зур ярдәмче, Булышчы булсын диде. Эшләгән һәрбер эшләре Елмаеп торсын диде. 5. Ә малайларга Әлифба Өйрәтте җитез булырга Батыр, кыю кешеләрдән Үрнәк алып торырга 6. Өйрәтте Әлифба безне Табигатьне сөяргә. Кечкенә дусларыбызга Бул син , дустым , дияргә. 7. Курыкмаска салкыннан Яңгыр, яшен, карыннан. Дус булсагыз , яратсагыз, Файда тияр барыннан. 8. Өйрәтте чиста булырга Пөхтәлекне сакларга. Усал , ямьсезләрдән безгә Кечеләрне якларга . 9. Өйрәттең син безне Ватанны сөяргә, Рөхсәт ит, зур рәхмәт, Мең рәхмәт дияргә. Әлифба: Нәни дусларым, Рәхмәт сезгә дә. Әлифбаны нык Үзләштергәнгә. Белем сараен Керергә ачып Сезнең кулларда Хәзер бар ачкыч. Нәни дусларым, Шуны белегез: Фәкать әлифба Белемгә нигез. Укучы: Әлифба,әлифба, Китәсең бит инде. Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне. Әлифба: Кадерле,балалар, Мин китәм, хушыгыз! Акыллы булыгыз, Гел бишкә укыгыз. Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Әдәби уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез. Укучылар: Рәхмәт сиңа,Әлифба, Хуш, сау бул, Әлифба! Әдәби уку: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – .”Әдәби уку” китабы булам. Укучылар: Исәнме, Уку китабы! Туган тел: Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (Дәреслекләр өләшә) Укучылар: Исәнме, китап! Төшеп басмадан, Син әле бер дә Битең ачмаган. Тышлыгың матур, Ала күз явын. Каян тапканнар Шундый буявын? Әдәби уку: Дусларым, якыннарым – Сүзләр, хәрефләр Китердем мин сезгә бик күп Бүләк дәресләр. Бүгеннән без фән иленә иленә Бергә барабыз. Ләкин башта ни беләсез, Әйтеп карагыз! Укучы: Туган телдә аңлашабыз, Әкиятләр сөйлибез. Бигрәк матур, бигрәк назлы Безнең татар телебез. Укучы: Бөек Тукай шигырьләрен Язган татар телендә. Тукай шигырьләрен укып Шатланабыз без көн дә. Укучы: Су анасы,Шүрәлене Яратып та өлгердек, Шүрәлеле урманнарның Матурлыкларын күрдек. Укучы: Урманнарда озатып йөрдек, Сарык белән кәҗәне Йөрәкләрне сихерләде Тукай әкиятләре. Укучы: Татар теле - анам теле, Изге туган тел. Бишек җыры белән көйләп Назлый торган тел. Әдәби уку: Көттем мин бергәләп Укыр көн җиткәнен. Мин әле өр- яңа Бер тапсыз битләрем. Килдем мин никадәр Җыр, шигырь, хикәя, Мәкальләр күтәреп. Май ае беткәнче Укырга җитәрлек. Тап кына җавабын Табышмак ничаклы. Тик менә үтенеч - Таплама китапны. Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. ҖЫР: ТУГАН ТЕЛ. 1. Әткәм - әнкәм сүзе белән 2.Ата- бабамнар үткәнен Ачылган телем минем Белдем мин синең аша Син бирдең миңа ышаныч Башка телләрнең эченә Кичкәндә белем илен. Кердем мин синең аша. 3. Ярдәм иттең белдерергә КУШЫМТА: Күңелемдә ни барын. Иң газиз татар телем син. Син-ярдәм иттең аңларга Кадерле туган телем. Кешеләрнең моң-зарын. Төрле телләр бакчасында Хуш исле гүзәл гөлем Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик . Сезгә зур рәхмәтебезне Җиткерәбез Һәммәбез Олы ярдәмегез өчен Башыбызны иябез. Әткәй - әнкәй , газизләрем Гомер биргәнсез безгә Изге итеп үстердегез Мең рәхмәтлемен сезгә . ҖЫР. “Сез кирәк” 1. Сезнең алда сүз бирәбез Тырыш булырга Ялкауланмаска. ; Артта калмаска. "2” ле алмаска. Алмабыз һич тә Укырбыз "5” кә Вәгъдәне үтәрбез Теләккә җитәрбез Туган илгә хезмәт итәрбез. Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар. Өйрәтте сезне Әлифба Туган илне сөяргә Биергә дә , җырларга Дус һәм тату яшәргә. Әлифбадан башлап киттегез Юлны белем иленә Зур белемле булып үсеп Кеше булыгыз сез илегездә. Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән. Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
“Укытучыма” җыры. (Кызлар башкаруында)
Матур итеп киендек,
Ак бантиклар бәйләдек.
Сумкабызны алдык та
Мәктәпләргә юнәлдек.
Без сафларга төзелдек,
Сыйныфларга юнәлдек,
Бәхет юлы шуннан булыр,
Без шуңарга төшендек.
Өйрәтерләр безне монда
Бер – беребезне якларга.
Өйрәтерләр саф татарча
Матур итеп сөйләргә.
Күктә йолдыз якты яныр
Төннәр аяз булганда.
Безгә тормыш матур булыр
Тырышып белем алганда.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры
Мәктәп – ул ямьле,
Бик күңелле, ди,
Һичкемнең аннан
Кайтасы килми.
Анда әни күк
Олы апа бар,
Аны “Укытучы” дип
Барсы атыйлар.
Балаларны ул
Сөеп укыта,
Аларга китап,
Дәфтәр тарата.
Иң кирәклесе
“Әлифба” икән,
Белем ачкычы бит
Шунсында икән.
Мәктәп – ул ямьле
Бик күңелле, ди,
Һичкемнең аннан
Кайтасы килми.
Белемле итәр
Мине ул мәктәп,
“Әлифба” дигән
Кадерле китап.
Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәр тәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әйе, балалар, сегә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү бик җиңел булмады. Әмма сез тырыш тыгыз, югалып калмадыгыз. Сезне чын күңелемнән шушы җиңүегез һәм уңышларыгыз белән котлыйм, укучыларым!
Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме!
Җир йөзендә төрле телдә
Никадәрле китап бар!
Безнең өчен һәрберсе,
Бик кадерле бит алар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә тәүге булып
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
Безне алып керүче. –
Хор – “Әлифба” китабы.
Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме.
Рәхим ит, түрдән уз,
Әлифба бәйрәме.
Әлифба, син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Күтәренке күңелле,
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын!
Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.

Җыр күтәрә күңелле,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең “Әлифба” бәйрәме,
Котлагыз безне бүген.
“Үз җырыбыз булсын әле”
Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.
Мәктәп өр яңа,
Анда карталар.
Алар күңелне
Эчкә тарталар.
Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монысы “ а”
Менә монысы “ ба”.
Без хәрефләрдән
Сүзләр төзибез.
Шуннан иҗекләп
Укый башлыйбыз.
Нәни чагымдагы кебек
Инде әйтмим әнигә.
Берне генә укып бир, дип
Ялвармыйм әбиемә.
Әлифба тормышта беренче баскычым
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
Өйрәттең укырга син,
Кадерлем - Әлифбам.
Инде китәсең миннән,
Ә мин сине онытмам.
Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,
Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.
Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,
Сүз төзеп укуы, кызыклы, күңелле!
“ Ә”
“Әни” дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган.
“Л”
Күзләремнән яшьләр чыкты,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
“И”
Иген үскән, биек үскән!
Башаклары тулып пешкән.
Комбайннар туктап тормый,
Ашлык суга җырлый – җырлый.
“Ф”
Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә мин,.. төшемдә.
“Б”
Бөрлегәнем, җиләгем дип,
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
“А”
А хәрефе алмада.
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз.
Өйрәнәбез иң баштан.
Һәммәбезнең үз урыны –
Барыбыз да кирәкле.
Безнең “Әлифба” китабы
Дус булырга өйрәтте.
Укытучы: Әлифбадагы хәрефләрне рәттән беләбез без. Ул алфавит дип атала. Татар алфавитында 38 хәреф бар.
Укытучы: Сузыклар:
Кызлар: - Без монда!
Сузыклар булгач ул сузыла, җырлый ул.
Тавышы көр, күпме генә җырласа да туймый ул.
Укытучы: Тартыклар.
Малайлар: - Без монда!
Ә тартыклар – тартыналар,
Тартыналар җырларга.
Кая инде, йомык авыздан
Бар үзең чыгып кара!
Укытучы: Тавышсыз хәрефләр (ъ, ь – алга чыгып басалар)
ң хәрефе
Бу хәреф баш хәрефсез –
Истә тотыйк шул хакта.
Шуңар аннан башланмый
Бер сүз дә язган чакта.
Өйрәттең укырга син,
Кадерлем - Әлифбам.
Инде китәсең миннән,
Ә мин сине онытмам.
Әлифбам – беренчесе,
Әнием күк кадерлесе.
Юл күрсәтте белемгә,
Өйрәтте гаделлеккә.
Әтием - әнием теле белән
Башладым юл башымны.
Шуңа күрә йөзем нурлы
Киләчәгем өметле.
Шатлык балкый бүген йөзебездә:
Моңсулык бар күңелдә.
Беренче битеңнән соңгы битеңә кадәр
Зур юл үттек үзебез дә.
Бәхетле мин, Әлифбам,
Анам телен өйрәндем.
Үстем инде, Әлифбам,
Тәртипкә дә өйрәндем.
И, әлифбам, син фәннәрнең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телемнең
Алтын ачкычы.
И, әлифбам, син кулымда балкыйсың,
Нәкъ нур булып.
Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Ак юл булып.
Әлифба
Китәм сездән, балалар,
Шатланып, горурланып.
Укуның да, язуның да
Төп нигезен бирдем дип.
Минем белән алмашка
Ике дәреслек килер.
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
Без укый – укый буйга җитәрбез,
Сукмаклар, бәлки, китәр еракка.
Таулар үтәрбез, сулар кичәрбез,
Сине онытмабыз, әлифба!
Рәхмәт сезгә нәни дуслар,
Һәр сүзегез ягымлы.
Мин сезгә бүләк итәм
Шундый матур китапларны.
Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
Туган теле белән татар теле керә.
Туган тел: Мин туган тел буламын.
Татар теле: Мин татар теле буламын.
Туган тел: Көн дә бергә йөрербез.
Татар теле: Бик күп белем бирербез.
Туган тел: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
Туган тел: Минем белән сөйләшеп.
Татар теле: Минем белән серләшеп.
Туган тел: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
Безнең илгә белемле һәм
Намуслы кеше кирәк.
Туган ил өчен яшәрбез,
Үсик кенә тизрәк.
Укытучы: Дөньяда иң – иң матур ил
Хор: Ул минем туган илем!
Укытучы: Дөньяда иң – иң матур тел
Хор: Ул минем туган телем.
Татар тале – туган тел
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң
Сине сөя торган тел.
Туган телем – татар телем,
Һәр сүзең олы бүләк;
Милләтемне яшәтергә -
Син бик кирәк, син кирәк
Үз телемдә сәлам юллыйм
Сезгә болын, кырларым.
Телемне саклар каләмем –
Шигырьләрем – җырларым.
Туган тел – иң әйбәт шигырь.
Туган тел – иң әйбәт җыр
Туган тел – иң әйбәт китап.
Туган тел – иң якын тел.
Син минем күңелем көзгесе,
И, минем, газиз телем,
Язар җырым, сөйләр сүзем
Җаныңа иңгән синең.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Тырыш булырга,
Ялкауланмаска
Артта калмаска
Әйдәп барырга
“ 5” кә укырга!
Сезнең алда вәгъдә бирәбез.
“Туган тел” җыры
Без инде туган тел һәм татар теле китаплары ярдәмендә бе лемнәребезне тагын да баетырбыз. Һәрберегезгә уңышлар те лим, укучылар! Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез!
Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын кадерле укучыла рым!
Кояшның да бүген йомшак нуры
Сезне бире сөеп китерде.
Алыгыз сез гыйлем хәзинәсен,
Һәм үсегез гөлләр шикелле
Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
 
            Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый. Укучылар кунаклар каршына ярымтүгәрәк булып басалар.
            Бәйрәмне укучылар башлый.
 
1 ук. Күтәренке күңелле
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын.
 
2 ук. Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә
 
3 ук. Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең “ Әлифба” бәйрәме,
Котлагыз безне бүген.
 
Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Хәрефләр белән танышу, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга, матур итеп сөйләшергә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Чын күңелдән котлыйм сезне, укучылар!
Бу бәйрәм – барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәтле әти-әниләр алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!
Укуны инә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
Күчкәнме бу залга - дөньяның бар яме.
Күңелләр түрендә әлифба бәйрәме.
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
 
Убырлы карчык. Куянавыл мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмы калырга икән? Шүрәле-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.
 
Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укыйлар. (Сөенеп, сикергәлиләр).
 
Җыр “Хәрефле шакмаклар”
Л.Батыр-Болгари көе, Г. Садә сүзләре
 
Шакмаклар, шакмаклар
Шакмак саен хәрефләр
Шакмаклардан сүзләр төзеп
Үтә безнең дәресләр.
Тезәбез, тезәбез
Болай тезсәң өй була.
Безнең якты бүлмәбезгә
Якты нур тула.
            Кушымта:
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Хәрефләргә җан керде
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Туган телне сөйдерде.
 
Шакмаклар, шакмаклар
Хикмәтле, серле алар.
Әлифба китабы белән
Галәмгә юл ачалар.
 
Кояш та, кояш та
Болыттан шакмак тезә.
Зәңгәр күкне иңли-иңли
Хәрефләр йөзә.
            Кушымта:
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Хәрефләргә җан керде
            А, б, в, а, б, в, г, д
            Туган телне сөйдерде.
 
Шүрәле. Менә килеп тә җиттек. Бәйрәм башланган инде.
 
Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез Шүрәле.
 
Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунаклар да килгән бит. Исәнмесез, кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән узыгыз!
 
Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.
 
У.к. Ты-ырр! (Себеркесенә атланып әйләнеп чыга.)
 
Шүрәле. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар.Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.
 
У.к. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмэдең.
 
Укытучы. Ә сез нигә килдегез, дуслар?
 
У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре, машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.
 
Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң, кунаклар?
 
Шүрәле. Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.
 
Укытучы. Ә-ә, менә эш нәрсәдә икән. Укучылар, аңладыгызмы инде укымауның нәрсәгә китерүен? Сөекле шагыйребез Г. Тукай нәрсә дигән әле?
 
4 ук. Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә
Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
 
Укытучы. Ә сез дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?
 
У. к. Кем тапкыр, кем зирәк
Сынап карыйк әйдәгез.
 
Ш. Без табышмаклар әйтәбез
Сез җавабын табыгыз.
 
У.к. 1) Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)
2) Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)
 
Ш. 3) Һәркөн кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә (Ипи)
4) Җылы якларда яши,
Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)
 
У.к. 5) Без-без безелдәп
Кортлар җыялар мине.
Салкын тиеп авыртканда
Дәвалыймын мин сине. (Бал)
 
Ш. 6) Син йоклагач, тәрәз артыңда
Елмаеп карый сиңа. (Ай)
 
У.к. Ай, молодцы, бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез.Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?
 
Укучылар. Ә-Л-И-Ф-Б-А.
 
У.к. Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң, Шүрәле?
 
Ш. Убырлы, мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, шуларны карап кына утырыйк әле.
 
Укытучы. Әллә бетте дә инде дуслар? (Эндәшмиләр)
Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без укучылар, дәвам итик.
 
Җыр “Әлифба”
 Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.
 
Өйрәттең син мине
Хәрефләр тезәргә.
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
 
            Кушымта:
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
 
Каләмем йөгерә,
Мин бер сүз әйтүгә.
Дәфтәрдә бар хәзер
Әни дә, әти дә.
 
            Кушымта:
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
 
Елмаям, көләм мин
Нур тулы күзләрем.
Туган җир турында
Иң тәүге сүзләрем.
 
            Кушымта.
Әлифба, әлифба,
Син минем юл башым,
Син белем илендә
Иң якты кояшым.
 
Ш. (килеп тортеп сорый) Ә бу нинди хәрефләр соң?
(Хәрефләргә багышлынган шигырьләр сөйләнә)
 
5 ук. Әлифбам өйрәтте
Хәрефләр танырга,
Тукталып тормыйча,
Гел алга барырга.
 
6 ук. Хәрефләр диңгезе
Чайкалды каршымда.
Хәрефләр бер төсле
Тоелды барсы да.
 
7 ук. Аларны танырга
Әлифбам булышты.
Шәп укый алырлар
Диеп ул тырышты.
 
8 ук. Һәр көн бер авазның
Исемен белдек без,
Сузыкка, тартыкка
Аларны бүлдек без.
 
9 ук. Сузыкны җырладык
Туган тел көенә,
Ә тартык сузылмый,
Җырламый һич кенә.
 
10 ук. Ана сүзен һәммәбез дә
Яратабыз, сөябез.
Шуңа күрә “А” хәрефен
Беренче өйрәнәбез.
 
11 ук. “Ә” хәрефе дә сөйкемле,
Чакырып тора безне.
Әни белән рәттән куям
“Әтием” дигән сүзне.
 
12 ук. “И” хәрефеннән башлана
“Илем” дигән матур сүз.
Туган илнен бик бәхетле
Уллары, кызлары без.
 
13 ук. Унга кадәр санарга
Өйрәтте безне апа.
“У” хәрефе – уңган хәреф,
“У” ны һәркем ярата.
 
14 ук. “Н” хәрефе наратта бар,
“На” дигәндә дә кирәк.
Безнең кебек малайларның
“На” димәгәне сирәк.
 
1 ук. Дуслык дигән олы сүзне
Язабыз без “Д” белән.
Дуслар булса, дөнья ямьле
Икәнлеген мин беләм.
 
2 ук. Тырма төсле “Т” хәрефе,
Шулай калдырдым истә.
Тырманы ат итеп йөрдем
Әле бүген мин төштә.
 
У.к. Ә хәрефләр турында җыр да бармы?
 
Җыр “Алфавит”
 Р.Зарипов көе, К. Нәҗми сүзләре
 
Алфавит бик кирәк нәрсә
hәммә кешегә.
Тик аны ятлау бик кыен
Без бит кечкенә.
 
            Кушымта:
            Алсу йөри урманда
            Бөрлегән күп ди анда.
            Вәсиләне Василий
            Гөлҗимеш белән сыйлый.
 
Бер хикмәтле җыр бар икән
Апа өйрәтте.
Алфавит була дип
Ул әйтте.
 
Кушымта:
            Алсу йөри урманда
            Бөрлегән күп ди анда.
            Вәсиләне Василий
            Гөлҗимеш белән сыйлый.
 
Җырны мәгънәсез дисәгез
Әйдә көлегез.
Тик алфавит кирәк нәрсә
Шуны белегез.
 
Кушымта:
            Алсу йөри урманда
            Бөрлегән күп ди анда.
            Вәсиләне Василий
            Гөлҗимеш белән сыйлый.
 
 
3 ук. Әлифба тормышта
Беренче баскычым.
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
 
4 ук. Әлифба, синдә бит
Чыныкты канатлар.
Чакыра әкиятләр,
Канатлы ак атлар.
 
5 ук. Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит зур рәхмәт
Бергә. Мең рәхмәт! - дияргә.
 
Әлифба. Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап иң якын дустыгыз булсын.
Нәни дусларым шуны белегез
Фәкать әлифба белемгә нигез.
Зур доктормы ул, укытучымы,
Яки төзелештә бер инженермы,
Космонавтмы ул, әллә галимме,
Агроном, яисә гади эшчеме,
Үтәргә эшнең кечесен, зурын
Әлифбадан ул башлаган юлын.
 
Укытучы.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
 
Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.
 
Кызыл Калфак. Здравствуйте, дети.
 
Укучылар Здравствуй, Красная шапочка.
 
Кызыл Калфак. Откуда вы меня знаете?
 
Ук. Мы про тебя сказку читали.
 
К.К. А знаете, куда я иду?
 
Укучылар. Красная шапочка
Песенку поет.
Красная шапочка
К бабушке идет.
 
К.К. Да, ребята, я иду к бабушке. Вот для нее хотела собрать ягоды и грибы. Они не простые, с заданиями. Поэтому я не могу положить их в корзину. Ребята, помогите мне, пожалуйста.
 
(Балалар гөмбә, җиләкләрне алалар. Аларнын артына биремнәр язылган.)
 
1. Расскажите одно ваше любимое стихотворение.
2. Назовите названия дней недели на русском языке.
3. Расскажите одну физкультминутку все вместе.
4. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
5. Спойте одну вашу любимую песню.
 
Җыр “Учат в школе”
Буквы разные писать
Тонким перышком в тетрадь
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
Вычитать и умножать,
Малышей не обижать
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
 
К четырем прибавить два,
По слогам читать слова
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
Книжки добрые любить
И воспитанными быть
Учат в школе, учат в школе, учат в школе.
 
К.К. Спасибо, ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.
 
Укучылар. До свидания.
(Ишек шакыйлар)
 
Укытучы. Укучылар, сезне бәйрәм белән котларга кунаклар килгән ахры. Керегез, рәхим итегез!
 
“5”ле керә. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар!
 
Укучылар. Исәнме, “5”ле. Рәхим ит, түрдән уз!
 
“5”ле. Мин бит “5”ле, бик көчле
Юкка гына куймыйлар.
Кем тырыша, көч сала –
Шулар минем чын дуслар!
 
6 ук. Син булсаң миңа әйбәт
Сыйныфым алга китә,
Дусларым рәхмәт әйтә.
 
7 ук. Мәктәбемнән кайтып киләм,
Шатлыгыма күмелеп,
Тәрәзәдән гөлләрем карап тора үрелеп.
Әйтерсең лә чәчәкләре елмаялар, көләләр
Минем “5”ле алганымны алар ахры беләләр.
 
“5”ле. Нәни дусларым! Мин сезне зур җиңүләрдән соң үткәрелә торган олы бәйрәмегез белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә иң изге теләкләремне юллыйм: Ялкауланмагыз! Артта калмагыз! “2”ле алмагыз! Тырыш булыгыз!
 
Укучылар. Сезнең алда сүз бирәбез:
Ялкауланмаска!
“2”ле алмаска!
Артта калмаска!
Тырыш булырга!
“5”кә укырга!
 
Укытучы. Укучылар, сез чыннан да әлифбаны бик яхшы үзләштергәнсез. Әти-әниләрегез дә шулай тырышып укыдылармы икән! Әйдәгез, аларга берничә сорау биреп карыйк әле.
 
Әти-әниләргә сораулар.
 
Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.
Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?
 
Укытучы. Кадерле кунаклар, бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Хәзер концерт номерлары тәкъдим итәбез.
 
Бәйрәм ахырында 1 сыйныф укучыларын әти-әниләре, мәктәп дирекциясе котлый. Балаларга истәлекле бүләкләр бирелә. Кичә чәй табыны артында дәвам ителә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Сау бул, Әлифба!
Максат: 1.Укучыларның грамотага өйрәтү чорындагы белемнәрен кабатлау һәм системалаштыру; белемгә кызыксынуларын үстерү.
2. Укучыларның иҗади сәләтләрен, күмәк эшләү, үзара аралаша белү күнекмәләрен үстерү, формалаштыру.
3. Белем алуга уңай караш, сыйныфташларына, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлар. Алфавит, хәрефләр җыелмасы, шарлар, рәсемнәр, фотолар,
компьютер, презентация, дисклар.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залга кисмә хәрефләрдән “Сау бул, Әлифба!”дип язылган, шарлар эленгән. Күңелле музыка яңгырый.
Укытучы. Исәнмесез, кадерле әти - әниләр, укытучылар, кунаклар. Без бүген балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .(Музыка астында 1 сыйныф укучылары керә.)
Укытучы. Исәнмесез, укучылар.
Балалар. Исәнмесез, саумысез!
Укытучы. Хәерле көн, укучылар.
Балалар: Имин үтсен көнегез.
Укытучы. Кәефләрегез ничек соң?
Балалар. Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
(“Туган тел”җыры башкарыла)
1.Әбинең дә кызы мин
Әтинең дә кызы мин
Әнинең дә кызы мин
Аларның уң кулы мин.
Ә исемем була -Айсылу.
2. Исемем минем Ильяр
Китапларны яратам
Бик мавыгып укыйм мин
Йокларга ятканда гына
Укуымнан туктыйм мин.
3. Ә мин буламын- Фоат
Елмаеп кына йөрим .Шатлык тулы күңелдә,
Бу җирдә миннән бәхетле
Юктыр кебек беркем дә.
4. Мин гаиләдә төпчек кыз
Исемем була- Дилә
Булышам бөтен эштә.
Бик тырышам мәктәптә дә
Яхшы укырга теләп.
Җыр”Кояш нуры”
Күтәренке күңелле
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын.
Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген
Безнең «Әлифба бәйрәме»
Котлагыз безне бүген.
Укытучы: Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.
Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен Шекә башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.
Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.(Шүрәле)
Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)
Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.(Икмәк)
Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван. (Фил)
Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый. (Балык)
Озын сачен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)
- Нинди сүз килеп чыкты балалар?
- Ә-лиф-ба. Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.
Бу Әлифба агачы икән.
Күптәнме кулыңа
Әлифба алдың син,
Куанып, сөенеп,
Сумкаңа салдың син?
Көзләре, кышлары
Үткән соң ни ара?
Әлифбаң укылган,
Яз килгән дөньяга.
Кошлар да сәламли,
Кояш та елмая.
Әлифбаң иң якты
Кояшың дөньяда.
Күңелең нурлансын,
Туган тел юл алсын,
Күреп шат йөзеңне
Бар дөнья елмайсын!
Укытучы. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр . Сез 1 сентябрь иртәсендә беренче китапны- “Әлифба”ны кулыгызга алдыгыз.
Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Үсеп җиткәч, нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул, игенчеме, укытучымы, әллә журналистмы, инженермы, генералмы, беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый. Әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары була.
Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне. Арчада Әлифба музее эшли. Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган бик күп әлифба китабы бар .
Ә без хәзер яңа стандартлар буенча төзелгән Әлифба белән укыдык. Аның авторлары- И.Х.Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова аны яңартып, үзгәртеп чыгарганнар.
Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр бит безнең татар халкында. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме. Бәйрәм белән барыгызны да!
Инде Әлифба белән саубуллашыр вакыт та җитте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырыйк.
Балалар (бергә). Әлифба, Әлифба, Әлифба!
( Ишек шаку ишетелә)
Укытучы. Әлифбабыз безне ишетеп килеп тә җитте бугай. Кер, Әлифба , түрдән уз.
( Хат ташучы керә)
Хат ташучы. Исәнмесез.
Балалар. Исәнмесез.
Укытучы. Исәнмесез. Түрдән узыгыз. Бүген бездә бәйрәм- Әлифба бәйрәме. Кунак булырсыз. Ләкин Әлифба үзе генә күренми әле..Хат ташучы. Ә мин аны күрдем һәм сезгә Әлифбадан хат алып килдем.
Укытучы. Шулаймени?? Укыйп карыйк әле. “Балалар, минем исемем нинди хәрефләрдән төзелгән? Дөрес җавап бирсәгез,мин сезнең белән саубуллашырга килермен”,- дигән Әлифба. Бу сорауга инде без җавапны беләбез, шулаймы, балалар??
Балалар. Беләбез.
Укытучы. Әйдәгез әле җавап бирик хаттагы сорауга.
(Балалар һәр хәрефне күрсәтеп шигырьләр сөйлиләр)
Ә хәрефе.
Әни дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган?
Л хәрефе.
Өйрәндем мин күп хәрефләр,
Тырышып, тирләр түгеп.
Мин яратам “Л” хәрефен,
Кабатлыйм “Ләйсән” диеп.
И хәрефе.
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе “икеле”гә
Укымаска өйрәтә.
Ф хәрефе.
Фил бүрәнә ташып йөри,
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә тик...төшемдә.
Б хәрефе.
Бөрлегәнем, җиләгем, дипИркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә
Мин бит әле бик нәни.
А хәрефе.
А хәрефе алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Барысы бергә.
Һәммәбезнең үз урыны,
Барыбыз да кирәкле.
Безне “Әлифба” китабы
Дус булырга өйрәтте.
Укытучы: Хатка җавап бирдек,әйдәгез әле Әлифбаны тагын чакырып карыйк әле.
Бергә: Әлифба! Әлифба!!Әлифба!!
Әлифба.
Мин Әлифба, таныйсызмы?
Танымыйм, дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр ышанам
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәрберегезнең
Күңелле йөзләрегез.
Яхшы дигәч, укытучыгыз
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләрБалалар, булдыгыз сез
Төрле – төрле китапларны
Яратып укырсыз сез.
Укытучы.
Әйдә, Әлифба, бәйрәмебезнең кадерле кунагы булып түрдән уз, рәхим итеп безнең бәйрәмебездә кал.
Җыр: “Әлифба”
Укытучы. Бәлки әле синең укучыларга әйтер сүзләрең, сорауларың калгандыр?
Әлифба.
Менә, дусларым,
Сезгә сораулар.
Җавабын аның
Һәммәгез табар.
1.Әлифбада беренче булып өйрәнгән хәрефегез нинди?
2.Иң ахырдан нинди хәрефне өйрәндегез?
3..Нинди хәрефләр аваз белдерми?
4.Нинди хәрефнең баш хәрефе юк?
5.Татар алфавитында ничә хәреф?
Әлифба: Булдырдыгыз!! Барысына да дөрес җавап бирдегез! Хәзер бәйрәмне дәвам итсәк тә була.Мин дустымны бәйрәмгә чакырыйм әле.
( Телефоннан шалтырата)
- Алло, Әдәби уку, хәлләрең ничек? Мәктәптә бәйрәм башланды инде. Минем китәр вакыт җитә. Әйдә, син, соңга каласың, тизрәк килеп җит.
(“Әдәби уку” керә)
Укытучы: Әйдә, Әдәби уку , рәхим ит!
Әдәби уку: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар! Мин сезне “Әлифба” бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүген һәм киләчәктә дә алар сезнең дусларыгыз булыр.
Әдәби уку .Исәнмесез, минем нәни дусларым,
Исәнмесез, кадерле кунаклар!
Көттем мин бергәләпУкыр көн җиткәнен,
Мин әле өр-яңа,
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәрҖыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын
Табышмак ничаклы.
Тик менә үтенеч –
Таплама китапны.
Әлифба: Ярар, балалар мин үз эшемне Әдәби укуга тапшырам. Миңа китәргә вакыт.
Мин китәм, хушыгыз,
Ямансу калмагыз.
Тырышып укыгыз,
Икеле алмагыз.
Гел бишкә укыгыз!
Әлифба: Рәхмәт сезгә. Мин бик шатмын. Сау булыгыз.
Балалар: Сау бул, Әлифба!!Рәхмәт сиңа!
“Мәктәп- ул ямьле” җыры
Әдәби уку: Мин дә сезгә бирем әзерләдем. Менә бу сүздән яңа сүзләр табарга.(Сандугач).
(Су анасы керә.)
Су анасы: Туктагыз әле, туктагыз! И, ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.
Миңа ник бер кеше дәшсен. Миңа бер кош теле кадәр чакыру җибәрүдән кәгазегез бетәр идемени, сездә дә кризис түгелдер бит? Менә кызык итәм әле үзегезне . Бәйрәмегезне өзәм дә китәм.
Укучылар: Гафу ит инде безне, Су анасы! Башка бәйрәм үткәргәндә онытмабыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.
Су анасы: Ярый инде бер юлга гафу итәрмен, тик бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар алып килгән идем. Шул табышмакларга дөрес җавап бирсәгез бәйрәмегезне дәвам итәрсез. Сез ризамы?
Укучылар: Риза, риза Су анасы.
Су анасы: Шар эчендәге сорау-табышмакларның җавапларын табу.
Урман патшасы –ул нинди хайван?
Озын колаклы, кыска койрыклы?
Армый-талмый,
Ат артыннан калмый.
Утта янмый,
Суда батмый.
Үлән ашый, май ташый.
Кешенең дусты ,йортның сакчысы.
Ул чыккач көн була ,
Кереп киткәч төн була.
Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, хәзер су Анасының
сорауларына җавап биреп алыйк.
Су анасы. Как тебя зовут?
В каком классе ты учишься?
Как называется ваша деревня?
Назовите школьные принадлежности.
Су анасы: Рәхмәт балалар , булдырдыгыз! Болай булгач бәйрәмегезне дәвам итә аласыз. Мин бик шат. Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!
Укучылар: Сау бул,! Су анасы!
Укытучы: Укучылар, сез инде бик күп эшләдегез. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк әле.
“Кәрия Зәкәрия ” җыры
Укытучы. Минем сезне математикадан да сынап карыйсым килде әле. Без бик күп мисал, мәсьәлә чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?
Әни уенчыклар алган,
Балаларга тараткан.
Алсуга ул биргән шар,
Илгизәргә самовар,
Илсур улына барабан,
Гөлназ кызына курчак.
Санагыз әле, дуслар,
Күпме уенчык булган?(4).
Керпе гөмбәгә барды,
9 ак гөмбә тапты.
2 не куйды энәсенә,
Калганын кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне
Кәрзиненә куйды?(7)
7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
3әү килде тагын да.
Исәплә син барын да!(10)
Ак каенда 3 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез –
Барысы ничә кошчык?(8)
 
Укытучы.
Бик яхшы , балалар. Сез барлык сынауларны да уңышлы гына
үттегез. Ә хәзер, укучылар,әти-әниләр алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.
Барысы бергә.
Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
«2» ле алмаска,
Тырыш булырга,
«5» кә укырга.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры
Укытучы:
Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә.
Укырга да , язарга да,
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле ия булып
Кеше булып үсегез.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Приложенные файлы


Добавить комментарий