Факил Сафин(презентация по биографию писателя) — прочее, презентации


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

Факил Сафин

Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Язучы турында белешмә1984 елда Чаллы шәһәренә килә.КамАЗның автомобильләр җыю заводында, баш конвейерда слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли.1988 елда Чаллының Автозавод районы мәгариф бүлеге Ф. Сафинны укыту эшенә чакыртып ала. Ул шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта.1990 елда Факил Сафин, укучыларга Әмәк псевдонимы белән танылган язучы, шагыйрь үз чорында данлыклы «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә килә.1991 елның февралендә Факил КамАЗ радиосының татарча тапшырулар редакциясенә эшкә күчә. 1991 елның август аенда Факил Сафин «Аргамак» журналына проза, шигърият бүлегенә мөхәррир итеп чакырыла.1995 елның гыйнварыннан Факил Сафин шәһәр мәгариф идарәсе тәкъдиме белән Чаллы педагогия колледжына әдәбият укытырга китә.Чаллыда 1996нчы елда «Фән һәм мәктәп» журналы чыга башлый. Яңа журналны оештыру Факил Сафинга йөкләнә. 2000 елның көзендә ул Казанга «Казан утлары» журналына бүлек мөдире итеп эшкә чакырыла. Чаллыда 2001нче елда «Мәйдан. Чаллы» дип исемләнгән, әдәби-нәфис, иҗтимагый журнал оештырла. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге бу эшкә Факил Сафинны тәкъдим итәләр. Ул шулай ук балалар иҗаты түгәрәген оештыручыларның берсе булып та тора. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә ул “Көмеш кыңгырау” газетасын чыгару турында уйлый. Хәзер бу газета балаларның яраткан матбугатына әйләнде.Факил Сафин — «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы. Гаилә учагыӘтисе Миңлемөхәммәт, әнисе Нурсания. 1992 елТормыш иптәше Ләйсирә,улы Илнур, кызы Гөлнар.1984 ел Хатыны Ләйсирә, кызы Гөлнар, улы Илнур уртасында. 2000 ел. Әтисе белән Апалары Ралия, Мафруза, сеңлесе Рәзимә белән Гомер мизгелләре
Өченче сыйныфта укыган чагы. Факил – икенче рәттә, уңнан икенче. 1963 ел. Әмәкәй урта мәктәбендә эшләгән чагы. 1980 ел. Сигезенче сыйныфта укыган чагы.Факил – өченче рәттә, уңнан өченче. 1968 ел. Авылда печән өсте. 1968 ел.Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәндә. 1973 ел. Казан дәүләт университетын тәмамлагач. 1981 ел. “Авыл утлары” газетасы редакциясендә. 1983 ел. Альберт Яхин, Шәүкәт Галиев һәм Илдар Юзеев белән Чаллыда очрашу1997 ел Чаллы дәүләт драма артистлары арасында.1997 ел Шагыйрьләр Илдус Гыйләҗев һәм Марс Шабаев уртасында. 2002 ел“Мәйдан “редакциясендә Роберт Миңнуллин ҺәмРәшит Бәшәр белән.2003 ел. Мөдәррис Әгъләм,Марсел Галиев, Камил Кәримов белән “Казан утлары”журналы редакциясендәХалык шагыйре Равил Фәйзуллин белән.2003 ел Язучыларның XIV корылтаенда.Профессорлар Әнвәр Шәрипов,Фоат Галимуллин һәм Фәрит Хатыйпов,шагырь Роберт Миңнуллин белән.2002 ел. Фәридә Кудашева Чаллыга килгәч.2001 елРоссиянең һәм Башкортстанның халык артисты Нурия Ирсаева янәшәсендә. 2002 ел Остазы,профессор Флера Сафиуллина белән. 2003 елМәгариф министры Фарит Харисов, язучы Вахит Имамов белән.2002 ел Әй китап, китап... Әнкәем Нурсания, дини гыйлемгә ия карчык, китап укучы кешене: «Аның күзе күрә»,— ди торган иде. Аның аңлатуынча, «күз күрү» — укыганны йөрәгең, акылың аша үткәреп, ни язылганга төшенеп уку иде. Безнең «күз» «Әлифба» белән ачылды. «Күз»не ачкан кеше — беренче укытучым Кифая апа Бәдретдинова булды.Беренче сыйныфта укыганда, яз айларына кереп барганда, без «Әлифба»ны «җиңдек», ягъни бөтен хәрефләрне дәукырга, язарга өйрәндек. Ныклап әзерләнеп, «Әлифба» бәйрәмен үткәреп җибәрдек. Бәйрәмгә әниләр дә чакырылган лде. Иң кадерле кунакларыбыз алдында укытучыбыз кулга китереп тоттырган текстларны укып, «күз»ебезнең ни дәрәҗәдә «ачылганын» күрсәтеп бирдек.Шушы бәйрәмнән соң күп тә үтмәде, укытучы апабыз җитәкчелегендә авыл китапханәсенә юл тоттык. Беренче мәртәбә һәркайсыбызга «карточка» дигән хикмәтле нәрсә тутырылды. Кулга китап биргәнче, китапханә мөдире, үзе яшь, үзе чибәр Венера апа китапханәдән алган китапларны ничек сакларга кирәклеген ныклап өйрәтте. «Китапларны берүк бәрәннәр ашап бетерә күрмәсен, апайларыгызга (эне-сеңелләрегезгә) тоттыра күрмәгез, эһ иткәнче җыртып бетерерләр!»— дип, кат-кат кисәтүе истә. Аннан китапның тузган тышларын бәрәңге белән ябыштыру серләрен өйрәтте. Ул чорда авылдагы һәр өйдә кыш көне бозау, сарык бәрәннәре, кәҗә бәтиләре асрала иде. Аның өстенә һәр өйдә ал-ты-җиде бала, Венера апаның колакларга киртер дәрәҗәдә китапларны сакларга өйрәтүе аңлашыла да иде… Факил Сафинның китаплары


Факил Сафин иҗаты турында язучыларБәхеткә, безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002Факил Сафин — безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә. Мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1996Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1990Кулыма Факил Сафияның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы — укып, таушалып беткән китап.Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996Факилнең һәр шигыре уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә күчеп булмый. Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул — кешеләргә үз күңелләрен, йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.Зөлфәт, шагыйрь. 2002Факил Сафин шигырьләре әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычын, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми.Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре. 2002Факил Сафинның гаҗәеп образлы теле аша сурәтләп биргән «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында» әсәрләре сискәндереп җибәрде, җанны айкап алды. Бу китаплар уйланырга мәҗбүр итәләр.Дания Заһидуллина, әдәбият галиме. 2000 Кулыма Факил Сафинның “Соңгы көз” исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы – укып, таушалып беткән китап.Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. Факил Сафин – безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә, мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. Ык буенда баян суздык… Җырлары Тормыш - гамь.Гамь - уй.Уй - галәм.Галәм - шигырь!Шигырь - сер...Факил Сафин Шигъри мизгелләрСабантуй Сабантуйда Кызык анда: Кеп-кечкенә малайлар, Сөлге салып билләргә, (Биттән ага тирләр дә), Көрәшеп маташалар, Пыр тузып атышалар. Авып китәләр уңга, Авып китәләр сулга. Сөлгегә уралалар, Гөрс килеп авалар. Сикерешеп торалар, Сөлгегә тотыналар. Бу инде уен түгел, Сыек бил, муен түгел –Чын көрәшче малайлар, Шаккаталар агайлар: Кеп-кечкенә малай булып Мәйданга керделәр дә, Татар егетләре булып, Чыгып киләләр менә. Ф.Сафин – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе (2004). Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнә (1999), 1996 елдан – Татарстанның Язучылар берлеге члены; бүгенге көндә Язучылар берлеге рәисенең урынбасары.

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,Кабул булсын безнең теләкләр. 53 нче мәктәп

Приложенные файлы

  • pptx 265053
    Размер файла: 12 MB Загрузок: 0

Добавить комментарий