Выступление по теме Яа стандартларга кч шартларында дифференциаль укыту — внеурочная работа, прочее


Саттарова Г.Җ., VI төр “Надежда” интернат мәктәбе, Түбән Кама шәһәре
Тема: “Яңа стандартларга күчү шартларында дифференциаль укыту”.
Мин 6 төр “Надежда” коррекцион мәктәбендә эшлим. Мәктәптә барлыгы 7, 8 (адаптированная программа для детей, имеющих нарушения опорно-двигательного аппарата и умственную отсталость) төр программалар, гомуми белем программасы буенча 89 укучы белем ала. ДЦП диагнозыннан алып, генетик авырулары булган укучылар белән эшләргә туры килә. Икенче ел башлангыч сыйныфларда татар телен ФДБС шартларына нигезләнеп укытабыз. Төрле дәрәҗәләрдәге укучы балалар бар. Һәрберсенә төрле алымнар кулланып, индивидуаль якын килеп эшләргә тырышабыз.
Дифференциальләшкән укыту ул – укучыларны төрле группаларга бүлү түгел, ә укучыларның белемлелек , белем алу сәләте төрле булган класста укыту технологиясе. Дәресләрдә дифференциаль биремнәрне куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Балаларда белемгә мәхәббәт уятуда, аларның кыенсынучанлыгын кисәтүдә, бер эштән икенче эшкә күчү тизлеген арттыруда, балаларны ялыктырмауда, белем һәм күнекмәләрне системалаштыруда укытуны дифференциальләштерүнең роле зур. Мондый эш укучыларның акыл дәрәҗәсен үстереп кенә калмый, ә аларны психологик яктан да камилләштерә һәм тәрбияли.
Класс эчендә дифференциаль эшне оештыру берничә этаптан тора.
Группаларга бүлүне нинди кретерийлар буенча бүлүне ачыклау.
Сайланган критерий буенча диагностика уздыру.
Диагностика нәтиҗәләре буенча группалар төзү.
Группалар өчен төрле авырлыктагы биремнәр төзү.
Дәреснең төрле этапларныда дифференциаль эшне оештыру.
Укучыларның эш нәтиҗәләре буенча диагностика.
Дәресләрдә без күп вакытта укучыларның белем дәрәҗәләре буенча группаларга бүләбез һәм дифференциаль эш оештырабыз.
Беренче группага үзләштерү дәрәҗәсе югары булган , икенчегә – уртача үзләштерүче, өченчегә – үзләштерү дәрәҗәсе түбән булган укучылар кертелә.
3нче группага кергән балалар белән күбрәк эшләргә кирәк. Кайбер очракта бу группага кергән балалар да төрле була. Шуңа да группа эчендә эшне оештырганда да индивидуаль якын килеп эшләргә кирәк.
Группадагы эшкә таләпләр: уңай атмосфера булдырырга, индивидуаль үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алырга, укчылардан нәрсә көтелгәнен төгәл белергә.
Карточкалар төрле типта булырга мөмкин.
-биремне үтәү үрнәге күрсәтелгән: эшләү ысулы, анализ тәртибе, язу үрнәге язылган булырга мөмкин;
-белешмә маиериал бирелергә: кагыйдәләр, белешмә таблицалар;
-үрнәк ииллюстрация, модель (мәсәлән, кыскача шарт, график схема, таблица һ.б.)
-биремне өстәмә конкретлаштырып бирү(мәсәлән, аерым сүзләрне, терминнарны аңлату, мөһим булган сүзләрнең асларына сызу);
-ярдәмче сораулар;
-чишелешнең башын яки өлешчә чишелешне күрсәтү.
Мәсәлән, мондый биремнәр кулланам:
Уртаклык исемнәргә карата.
1нче төркем (А)
Шигырьне укы, анда очраган һөнәр исемнәрен күчереп яз. Син кем булырга телисең? Аны да өстә. Шуларның икесе белән җөмлә төзеп яз.
Ана теләге.
Үскәнеңне бел, улым,
Җир бораула, нефтьче бул,
Шахтерлар да макталаОста ташчы да бик кирәк,
Ул матур йортлар сала.
Очучы бул, диңгезче бул,
Корыч кой, тимерче бул,
Тепловозлар йөрт ераккаЯ бик шәп игенче бул! (М. Садри)
2 нче төркем. (В)
Исеңә төшер һәм дәвам ит (икешәр мисал өстә)
Кешене белдергән сүзләр: әби, малай,....................................................
Хайван исемнәре: ат, фил,.....................................................................Кош исемнәре: карга, чыпчык,................................................................Агач исемнәре:каен, усак,,.......................................................................
Чәчәкисемнәре:умырзая,астра,..............................................................
Табигать күренешләре:кыш, яшен,……………………
3нче төркем (С)
Күчереп языгыз. Агачларны белдергән сүзләр астына бер сызык сызыгыз.
Тал, алма, нарат, гөл, яз,каен , табигать, таш, чыршы, давыл, имән, ташбака, тау, бодай, йорт.
Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылышы. 
1 нче төркем. (А)
1. Укып чык.
Мин Әминә Галиева белән бер сыйныфта укыйм. Аның әтисе Рәмис абый - оста биюче. Әнисе Рәшидә апа сыер савучы булып эшли.
2. Синең белән укучы дустың, аның әнисе, әтисе турында яз.
2 нче төркем. (В)
1.Укып чык.
Минем Миләүшә, Роза, Лилия.Ләлә исемле дусларым бар. Без бергәләп бакчага бардык. Анда …иләүшә, …оза, …илия, …әлә чәчәкләрен күрдек.
2. Тиешле хәрефләрне куеп, дәфтәреңә яз.(Рр, Мм,Лл, )
3нче төркем. (С)
1.Шигырьне укы. Кеше исемнәрен тап, язылышын аңлат.
Чәй эчәбез бал белән,
Бала -чагалар белән;
Бала-чага алты җан:
Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан,
Зәйнәп белшн Галия,
Иң кечесе –Асия. (Ә.Фәйзи.)
2. Шигырьдән кеше исемнәрен генә күчереп яз.
Күплек сандагы исемнәр.
1нче төркем. (А)
Шигыръне игьтибар белән укы.
Юк түгел, аю, бүре, төлке-җиһан корткыч та бар.
Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, өомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
(Габдулла Тукай)
Шигырьдән хайван, җәнлек исемнәрен табып, күплек санда яз.
Янәшә тартыкларның астына сыз.
2нче төркем. (В)
Шигырьне игътибар белән укып чык.
Киң бездә далалар, урманнар,
Күп бездә диңгезләр, елгалар,
Безнең ил- туганлык бакчасы,
Һич тиңе юк аның дөньяда .Безнең бай җирләрдә бар да бар-
Мәрмәрләр, җәүһәрләр табалар,
Һәркемгә бәхетле яшәргә,
Иркнләп суларга һава бар.
Күплек андагы исемнәрне күчереп яз.
Күплек кушымчалы исемнәрне язып ал.
3нче төркем. (С)
Нокталар урнына –лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчаларының тиешлесен куеп, күчереп яз.
Шәһәр.......... пыяла........
Авыл............ чәчәк.........
Вагон............ урам............
Үлән............. келәм..........
Әкият............. яңгыр...........

Приложенные файлы

  • docx 258752
    Размер файла: 30 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий