6 нчы сыйныфлар чен татар дбиятыннан тематик план


Каралды Килешенде Раслыйм
Методик берләшмә җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры
______ Рамазанова Р.Н. директор урынбасары ________ Г.Т.Сабирзянова
Беркетмә № 1 ______ Г.Т.Исмагилова Приказ № 110
27 нче август 2016 нчы ел 29 нчы август 2016 нчы ел 31 нче август 2016 нчы ел

Татарстан Республикасы муниципаль гомуми
белем бирү бюджет учреждениесе
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хатыйпова Гөлназ Рафис кызының
6 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан
ЭШ ПРОГРАММАСЫ


Педсовет утырышында каралды
Беркетмә №1 29 нчы август 2016 нчы ел
2016-2017 нче уку елы
АННОТАЦИЯ
Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп 6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресләренә эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде: Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
    Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары алынды. Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 нче ел.
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче ел.
3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010нчы ел.
4.Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары(5-11нче сыйныфлар)-Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Эш программасы стандарттагы минимумга нигезләнеп төзелде.
5. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче-авторлары: Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ, Казан, 2013.
Эш программасы мәктәпнең укыту планындагы дәресләр бүленешен исәпкә алып төзелде. 5 нче сыйныфның укыту планында әдәбият укытуга 70 дәрес каралган. Программа шулай ук ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ тарафыннан 2013 нче елда тәкъдим ителгән (авторлары Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова) үрнәк программага нигезләнде.
Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина. Әдәбият: 6нчы сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы татар теленнән гомуми (тулы) белем бирүнең дәүләт стандартының федераль компонентына, Татарстан Республикасы тәкъдим иткән үрнәк программага нигезләнеп төзелде. Программа түбәндәге структур өлешләрдән тора: аңлатма язуы, укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр,уку предметының төп эчтәлеге, календар-тематик план.
    Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары алынды. Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:
1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 нче ел.
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче ел.
3. Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010нчы ел.
4.Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  программалары(5-11нче сыйныфлар)-Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Эш программасы стандарттагы минимумга нигезләнеп төзелде.
5. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа (Төзүче-авторлары: Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ, Казан, 2013.
Эш программасы мәктәпнең укыту планындагы дәресләр бүленешен исәпкә алып төзелде. 5 нче сыйныфның укыту планында әдәбият укытуга 70 дәрес каралган. Программа шулай ук ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ тарафыннан 2013 нче елда тәкъдим ителгән (авторлары Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова) үрнәк программага нигезләнде.
«Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе» муниципаль белем бирү бюджет учреждениесенең «Укыту предметы, курсы, дисциплинасының эш программасы турында»гы 29 нчы август, 2016 нчы елда педсоветта каралган(беркетмә № 1) һәм мәктәп директоры тарафыннан 2016 нчы елның 29 нчы августында чыккан 109 нчы санлы приказы белән расланган нигезнамәсенең 5 пунктына таянып, дәресләр бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, 6 нчы В сыйныфында дәресләр сәгатьләрне берләштерү исәбенә программа үтәлә.
5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
Дидактик максат
Автор белән укучы мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген – темасын, ән проблеманы, ул проблема чишелешенең автор тәкъдим иткән вариантын, әсәрнең идеясен табу һәм төрле жанрны (такүтәрелгбышмак, мәкаль, әйтем, мәзәк, шигырь, мәсәл, хикәя) тану, шул җирлектә халык авыз иҗаты әсәрләрен һәм әдәби әсәрне, әдип иҗатын, әдәбият тарихын бербөтен итеп өйрәнү өчен тотрыклы нигез – автоматлашкан әдәби уку күнекмәсе формалаштыру
Үстерелешле максат
Фәнни, иҗади, фикерләү күнекмәсенең камил үсешен тәэмин итү. Моның өчен теоретик белемнәрнефикерләүнең барлык формалары ( чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) белән янәшә даими кулланышка кую. Шул рәвешле игүтибарлылык, зирәклек, тапкырлык кебек шәхеснең интеллектуаль һәм гаделлек, сабырлык, кебек әхлакый үсеш дәрәҗәсен билгели торган, шәхес буларак танытучы мөһим сыйфатлар формалаштыру.
Тәрбияви максат
Кече яшь тәге укучыда әдәби китаплар уку, олы әдәби мираска тартылу ихтыяҗы уяту. Татар, рус, Идел буе халыклары, дөнья халыкларыәдәбияты үрнәкләрендә, төрле халыкның рухи кыйммәтләрен чагылдырган халык авыз иҗаты әсәрләре һәм әдәби әсәрләр – геройларның гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша тормыш тәҗрибәсе туплау. Сәнгать әсәре тудыра алган авторларга, димәк, халык авыз иҗатын тудырган төрле милләт халкынада ихтирам хисләре уяту.
Бурычлар
1.Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
2.Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
3.Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.
4.Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
5.Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр
- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;
- язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен, дөнья халыклары әкиятләрен аера белү;
- мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен белү;
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;
- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;
- әдәбитекстны кабул итүһәманализлау, укыганбуенча план төзү;
- геройларга характеристика бирү;
- әдәбиәсәрдәгеэпизодларныһәмгеройларнычагыштыру, автор позициясеначыклау;
- укыгангаүзеңнеңмөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьлеитепуку;
- -хикәя,фантастик хикәяне аера белү;
-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
- әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;
-милли орнаментларны аера белү.
-бер минутка 80-115 сүз уку.
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
сүз сәнгатенең образлы табигате;
өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;
классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары;
өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;
әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау;
геройларга характеристика бирү;
сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
автор позициясен ачыклау;
укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү;
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;
укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;
татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Укыту-методик комплекты
Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина. Әдәбият: 6нчы сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014
Методик кулланмалар:
Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
Сүзлекләр:
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997
Электрон әсбаплар
Төре Әсбап Сыйныф
Мультимедияле
программа “Г.Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты”, “Effecto studio” тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2005. 5-11 нче сыйныфлар
Фонодәресләр комплекты “Нәҗип Җиһанов”, “Алмаз Монасыйпов”, “Салих Сәйдәшев”, НПК “Школьник”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. 5-11 нче сыйныфлар
DVD-video (мультфильм) “Ана бәйрәме”, Казань, Татарстан-синема, 2006. 5-8 нче сыйныфлар
10 CD тан торган комплект “Күренекле шәхесләр”, “Аксу” студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006. 5-11 нче сыйныфлар
Мультимедияле
программа “Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән. 5-11 нче сыйныфлар
Мультимедияле
программа (татар, рус һәм инглиз телләрендә) “Гасырларда калыр батырлык” (М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты), “Мастер” ҖЧҖ тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2006. 5-11 нче сыйныфлар
6 CD тан торган комплект Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия, “Аксу” студиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән, 2008. 5-11 нче сыйныфлар
3 DVD и 1 CD тан торган җыентык “Габдулла Тукай”, “Вамин” Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, 2009. 5-11 нче сыйныфлар
Мультимедияле
программа “Сабантуй”, “Мастер” ҖЧҖ. 5-11 нче сыйныфлар
DVD-video Д.Аппакованың “Тапкыр егет” әкияте буенча куелган Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакле, “Барс-рекордз”, 2007. 1-6 нчы сыйныфлар
DVD-video - җыентык “Татар театрының 100 еллыгы”, II том, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. 1-11 нче сыйныфлар
Программаның эчтәлеге
6 нчы сыйныфның укыту планында әдәбият укытуга 70 дәрес каралган. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.
Темалар Әдәбият теориясе Бәйләнешле сөйләм үстерү
Эш программасындагы темалар өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны Дәрестән тыш уку Телдән сөйләм Язма сөйләм
Кереш дәрес. Матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре. Халык авыз иҗаты. 1 1 Халык авыз иҗаты Мифлар. 2 2 Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.
әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге 2 2 К.Насыйри.Тормышы,иҗаты. 1 1 К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози циясе. 3 3 Практик дәрес. Образларга чагыштырмача характеристика бирү 1 1
БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика. 1 1
БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым? 2 2
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе. Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). 5 5 Әдәбият теориясе. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). 1 1 Гали Рәхимнең тормышы һәм иҗаты. “Яз әкиятләре” 2 2 БСҮ.Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре” мисалында). 2 2
ДТУ. Гали Рәхим “Битлек”хикәясе 1 1 Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрь-ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен,
уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. 2 2 С.Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре.Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. 2 2 Г.Камал. Тормышы, иҗаты. “Беренче театр” 4 4 Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик повесте. 5 5 Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. 2 2 Лирик әсәсргә анализ 1 1 БСҮ.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен яттан сөйләү 1 1 ДТУ. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе. 2 2 Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип” “Болай гади җыр гына” шигырьләре 2 2 Һ.Такташ шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары 2 2 И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. (3 сәгать). 3 2 БСҮ. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сөйләү 1 1 ДТУ. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе. 1 1 Р.Батулланың «Имче», “Көчек”, ”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. 4 4 Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. 3 3 БСҮ. Сочинение. Хикәя геройларына әйтер сүзем бар 2 2
Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. 3 3 БСҮ.Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү 1 1 Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кешеобразларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары. 2 2 М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. 2 1 1 ДТУ. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре. 1 1 Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастик вакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. 3 3 БСҮ. И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү 1 1 Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау. 2 2 Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. 5 5 БСҮ. Сочинение. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре. 2 2
МТК: ДТУ. Дамир Гарифуллин, Әзһәр Габиди шигырьләре. 2 2 ДТУ. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.
1 1 Ел буена өйрәнгәннәр буенча мөстәкыйль эш. (тест) 1 1 Барлыгы
87 8 11 58 10
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 70 сәгать). Шулар арасында: әдәбият теориясе – 11 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 67 сәгать, класстан тыш уку - 8 сәгать, кабатлау – 1 сәгать
Дәреслек: Ф.Ә. Ганиева, М.Д.Гарифуллина. Әдәбият: 6нчы сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014
Кулланылган кыскартылма сүзләр: КТ – контроль төре, ИР – Интернет ресурсы, МТК – милли-төбәк компоненты, ӘТ - әдәбият теориясе,
* - катлауландырылган бирем, КТЧ – класстан тыш чара, МК – методик кулланма
№ Дәреснең темасы Укучылар эшчәнлеге төрләре План Факт
1 Кереш дәрес. Матур әдәбият – сәнгатьнең бер төре. Халык авыз иҗаты. Дәреслек-хрестоматия белән танышу. Әдәбият дәфтәре башлау. Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр исемлеген язу. Билгеләмәне һәм жанрларны дәфтәргә язып кую. Халык авыз иҗаты белән матур әдәбиятның бәйләнешләрен - уртаклыгын һәм аермаларын күрә белү, мисаллар белән дәлилләп аңлату
ӘТ: Халык авыз иҗаты турында төшенчәне кабатлау. 02.09 2 Халык авыз иҗаты Мифлар. Фонохрестоматиядән өзекләр тыңлау. Мифларны интонация төсмерләренә әһәмият биреп укыту, текстка якын итеп сөйләтү. Уку дәвамында сораулар ярдәмендә эчтәлекне ачыклап бару. 07.09 3 Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.“ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары Мифларда табигатьнең, чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга омтылу. Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү 9.09 4 Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.
әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге.
Халык авыз иҗаты поэтикасы (фантастик яки мифологик сюжет һәм детальләрдәге чынбарлыкка охшату; сурәтләү чаралары буларак кабатлау, каршылык, чиктән тыш арттыру, кечерәйтү, чагыштыру һ.б.). Татар халык авыз иҗатының башка халыклар фольклоры белән аваздашлыгы һәм аермалы яклары.
Әдәбиятның барлыкка килүе, татар әдәбиятының фольклор һәм ислам мифологиясе белән бәйләнешләре. Фольклор жанрларының әдәбиятка күчүе
ӘТ: эчтәлек, тема 14.09 5 Практик дәрес.Әдәби әсәр: эчтәлек һәм форма Татар халык авыз иҗатының башка халыклар фольклоры белән аваздашлыгы һәм аермалы яклары.
Әдәбиятның барлыкка килүе, татар әдәбиятының фольклор һәм ислам мифологиясе белән бәйләнешләре. Фольклор жанрларының әдәбиятка күчүе
ӘТ: эчтәлек, тема, проблема, идея,сюжет, композиция, конфликт 16.09 6 К.Насыйри.
Тормышы, иҗаты
Язучының биографиясе турында белгәннәрне искә төшерү, Язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белү 21.09 7-9 “Әбугалисина” повесте
Әсәрнең дәреслектә бирелгән өлешен укып бетерү.,укыганны телдән сурәтләп бирә алу. Проблемалы сорауларга җаваплар табу. 23.09
28.09
30.09 10 Практик дәрес. Образларга чагыштырмача характеристика бирү Образлар системасын, характерларны анализлый, аңлата һәм бәя бирә алу Проблемалы сорауларга җаваплар табу.
ӘТ: сурәтләү алымы, чагыштыру 05.10 11 БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү. 07.10 12 БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?
Әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу 12.10 13 Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Алмачуар” хикәясе. 1-3 нче бүлекләр. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. “Алмачуар” хикәясенең 1-3 нче бүлекләрен уку, эчтәлеген бәян итү. 14.10 14 Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 4-8 нче бүлекләр. 4-8 нче бүлекләрне өйрәнү. Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү 19.10 15 Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 9-14 нче нче бүлекләр. 9-14 нче бүлекләрне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә. Әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белү 21.10 16 Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 15-20 нче бүлекләр. 15-16 нчы бүлекләрнең сюжетын 3 нче зат исеменнән сөйләтү. 19-20 нче бүлекләр буенча эш.
Сүз-сурәт тукымасына анализ ясау. 26.10 17 Гали Рәхимнең тормышы һәм иҗаты. “Яз әкиятләре” Гали Рәхимнең иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирә белү, 28.10 18 Гали Рәхим “Яз әкиятләре” Яз әкиятләре” хикәясе мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турындасөйләшү. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау 09.11 19 ДТУ. Гали Рәхим “Битлек”хикәясе Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белү 11.11 20 Дәрдемәнд.Тәрҗемәи хәле. «Видагъ” шигыре әдәби әсәрне иҗади һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 16.11 21 Дәрдемәнд “Каләмгә хитаб” шигыре әдәби әсәрне образлар бирелеше, сурәтләү чаралары ягыннан анализлау; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү 18.11 22 Сәгыйть Рәмиев. Тәрҗемәи хәле. “Уку”шигыре әдәби әсәрне иҗади һәм сәнгатьле укый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 23.11 23 Сәгыйть Рәмиев“Авыл”шигыре әдәби әсәрне образлар бирелеше, сурәтләү чаралары ягыннан анализлау; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү 25.11 24 Г.Камал. Тормышы, иҗаты Караган спектакльләрне искә төшереп, комедияне таный белү.”Беренче театр”әсәренең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.
Г.Камал турын-
да истәлекләр
белән уртаклашу 30.11 25-27 Г.Камал “Беренче театр” ”Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар. Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажларны билгеләү 02.12
07.12
09.12 28-32 Габдулла Тукай. “Исемдә калганнар” автобиографик повесте. Йөгерек уку күнекмәләре булдыру (уку тизлеген тикшерү). Балачак хатирәләренең онытылмаслык булуы турында әңгәмә. Интерактив китап белән эш. 1 нче бүлек буенча эшләү. 14.12
16.12
21.12
23.12
11.01 33 Практик дәрес. Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм узенчәлекләре. лирик төрләрнең сурәтләү материалын сайлап алу үзенчәлекләре, лирик төрнең үз эчендә жанрларга бүленешен аңга алу 13.01 34 Әдәбият теориясе.Лирик әсәргә анализ Лирик әсәргә анализ ясау күнекмәләренә өйрәнү 18.01 35-36 ДТУ. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.
әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 20.01
25.01 37 Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип” шигырьләре
әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 27.01 38-40 И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,
хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. 01.02
03.02
08.02 41 БСҮ. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацын яттан сөйләү Язучының биографиясе турында мәгълүмат бирү, белгәннәрне искә төшерү. 10.02 42 ДТУ. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе. чәчмә әсәрдән өзекне яттан сөйләү 15.02 43-46 Р.Батулланың «Имче», “Көчек”, ”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 17.02
22.02
24.02
01.03 47-49 Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 03.03
08.03
10.03 50 Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү шигъри текстны яттан сөйләү 15.03 51 Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кешеобразларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары. әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белү 17.03 52 М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 29.03 53 ДТУ. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре. проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, аңлатмалар, бәя бирү 31.03 54 Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”. әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 05.04 55 Илдар Юзеев “Йолдыз кашка турында баллада” әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 07.04 56 И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү шигъри текстны яттан сөйләү 12.04 57 Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композицияүзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулыитеп тасвирлау әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен ачыклап, автор ниятен аңлата белү 14.04 58-62 Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. (5 сәгать). әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 19.04
21.04
26.04
28.04
03.05 63-64 БСҮ. Сочинение. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре. әдәби әсәр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу 05.05
10.05 65-66 МТК: Класстан тыш уку. Дамир Гарифуллин, Әзһәр Габиди шигырьләре.
әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 12.05
17.05 67-68 ДТУ. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.
әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү, укыганны телдән сурәтләп бирә алу 19.05
24.05 69 Ел буена өйрәнгәннәр буенча мөстәкыйль эш. (тест) Ел буена өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү 26.05 70 Йомгаклау.
Тест биремнәре язылган тарату материаллары буенча эшләү
31.05 Кулланылган әдәбият
Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
Вагыйзов С.Г., Ягъфәрова Р.Х. Башлангыч гомуми белем бирү программалары. Татар һәм рус телләре (Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен. 1-4 нче сыйныфлар). - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Җәләлиева М.Ш., Әдһәмова Г.М., Сибгатуллина Д.Ш. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2006.
Жәләлиева М.Ш., Сибгатуллина Д.Ш. 5 нче сыйныфта әдәбият: укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 1999.
Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
Әхмәтҗанов М.З. Якташ әдипләребез. – Актаныш: Актаныш типографиясе дәүләт унитар предприятиесе, 2002.
Баһаутдинов Ф.Н. Без Мөслим балалары: күренекле райондашларыбыз турында язмалар. – Казан: “Идел-Пресс”, 2006.
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997.
http://gabdullatukay.ru/
http://mojahit.narod.ru/http://gibrahimov.ucoz.ru/http://alish.ru/http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/5kl.html

Приложенные файлы

  • docx 113956
    Размер файла: 55 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий